Төп менюны ачу

Шәех Зәбиров, Миншәех Харис улы Зәбиров (1932 ел, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Лениногорск районы, Сары Биккол2009 елның 27 апреле, РФ, ТР, Казан) — күренекле татар журналисты, җәмәгать эшлеклесе.

Шәех Зәбиров
Туган телдә исем Миншәех Харис улы Зәбиров
Туган 1932(1932)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Лениногорск районы, Сары Биккол
Үлгән 27 апрель 2009(2009-04-27)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Һөнәре журналист

Шәех Зәбиров Татарстанның Лениногорск районы Сары Биккол авылында (Әби авылы) туа. Бу авыл татарлары кайчандыр Төркиягә дин иреген эзләп киткәннәр. Алар бүген Искешәһәр ягында яши. Зәбиров та үзен дә шул якташларының көрәшче рухын һәм мәгърифәтче асылын үзендә сизүен сөйли иде. Шәех Зәбиров 1947 елда татар үсмерләре белән бергә шул авылда Сталинга каршы баш күтәрүдә дә катнашкан.

Шәех Зәбиров «Татарстан яшьләре» газетасында мөхәррир булып эшләгән кеше. Ул шулай ук «Шәһри Казан», «Мәдәни Җомга» кебек газеталарын булдыруда катнашучыларның берсе.

Шулай ук ул татарча Мөселман календарен чыгаручы буларак билгеле.