Шулпалы пәрәмәч
Шулпалы пәрәмәч — шулпалы пәрәмәч төче камырдан ясалып, эченә салу өчен сыер яки елкы (яшь ат) итләренең майлырак җирләре алынган пәрәмәч. Шулпалы пәрәмәчнең эчлеге ябык пәрәмәчнекенә караганда сыеграк һәм күбрәк була.
Итне әзрләү
үзгәртүПәрәмәчнең камырын хәзерләү алдыннан итне сөягеннән аерып ваклап турагач, ите белән суганын ит машинасыннан үткәрәләр. Кайвакытта итне ит машинасыннан ике тапкыр үткәрергә туры килә. Бу бигрәк тә ат ите булганда шулай эшләнә. Бу чакта суганын итне икенче кат тартканда гына кушып тартырга кирәк. Машинадан чыгарылган иткә тәменә карап борыч белән тоз өстәп, бик әйбәтләп катнаштырыла һәм сыеклау өчен су яки суы-тылган ит шулпасы кушып, тагын бер кат болгаткач эчлек әзер була.
Камыр әзерләү
үзгәртү50 грамм зурлыгында төче камыр алып, аны ярты сантиметр калынлыгында түгәрәкләп җәяргә. һәм камырның кырыйларын бер сантиметр биеклегендә күтәреп, чеметеп чыгалар, шуннан чәй тәлинкәсе шикелле бер савыт барлыкка килә. Эченә әзер эчлекне салганнан соң, камыр иткә таба каратып бераз бөгеп куела. Бу пәрәмәч ябык пәрәмәчтән, ягъни әче камырдан ясалган пәрәмәчтән зур булмый. Кайвакытта кечерәк тә булырга мөмкин.
Пешереп алу
үзгәртүӘзер пәрәмәчләрне бераз кыздырылган, майлы табаларга тезеп, янып торган мичтә яки кызган духовкада пешерәләр. Шулпалы пәрәмәчне гадәттә мич янып торганда мич алдында — тартылган вак күмерләр өстендә пешерәләр. Пешкән вакытта табаны мичтән алып, аңа 1—2 тапкыр берәр чәй кашыгы шулпа салалар. Пешеп өлгергәч, тагы бераз шулпа өстәп, табынга кайнар килеш бирелә,
Рецепт:
үзгәртүБер пәрәмәчкә: 50 грамм төче камыр, 40—50 грамм тартылган ит, 15 грамм суган, 1—2 аш кашыгы шулпа, кирәк кадәр тоз белән борыч алына.
Чыганаклар
үзгәртү- Юныс Әхмәтҗанов. Татар халык ашлары. К.; ТКН, 1969 ел.
- Татар халык ашлары. Руcчадан Р. Х. Камалова, В. Р. Шәрипова тәрҗемәсе. -Казан:Татарстан китап нәшрияты, 1987.