Шри Поятха Мурти Гыйбадәтханәсе

Шри Пятһа Мурти Гыйбадәтханәсе Малайзиядә иң борынгы Һинд дине гыйбадәтханәсе һәм Диңгез Көньяк-Көнчыгыш Азиядә иң борынгы функцияләүче Һинд дине гыйбадәтханәсе.[1] Малакка штатында урнашып, гыйбадәтханә Малайзиядә берничә булган Читти гыйбадәтханәләренең берсе. Гыйбадәтханә Җалан Туканг Эмаста урнашкан, ул шулай ук, "Гармония Урамы" буларак мәгълүм, ул Кампунг Клинг Мәсҗеде һәм Ченг Хун Тенг Гыйбадәтханәсе янында урнашкан. Гыйбадәтханә Читти халкы җитәкчесе Тһавинаягар Читти тарафыннан төзелгән булган, 1781 елда Малаккада Голландия колониаль хөкүмәте аңа җирнең планын биргән. Гыйбадәтханә Винаягарга яки Ганеша Ходаена багышланган.[2] Арткы бүлмәдән фил башлы һәм дүрт куллы кеше тәне белән Илаһ сыны урнашкан. Ходай Винаягарның энесе Ходай Муруганга багышланган башка алтарь бар.[2]

Гыйбадәтханә
Шри Поятха Гыйбадәтханәсе
Ил [[Малайзия, Малакка, Җалан Туканг Эмас]]
Төбәк / район Малакка[d]
Кайсы дини агымга карый Ганеша Ходаена табыну
Төзелеш еллары ???—1781 ел
Гыйбадәтханәнең гопурамы.

Тарихы үзгәртү

Малаккада Голландия колониаль хөкүмәте 1780-нче елларда Малакка Шәһәрендә Читти җәмәгатенә җир биләмәсен биргән. Җир Голдсмит урамында урнашкан булган, хәзер ул Җалан Токонг буларак мәгълүм, аның Lot No. 62 Town Area XIU һәм үлчәме 15879 квадрат фут яки 1475 кв. м. Булган һәм Һинд дине гыйбадәтханәсен төзү максаты белән бирелгән булган.[1] Гыйбадәтханә 1781 елда Голландия грантында (freehold title) искә алынган.[1] Гыйбадәтханә мистер Тһайванаягам Читти трасты астында булган, ул Читти җәмәгате җитәкчесе булган.

Архитектурасы үзгәртү

Мәдәниятнең һәм йолаларның гадиләшүен Шри Поятһа Мурти Гыйбадәтханәсендә күреп була. Күп рәтләрдә кисеп ясалган Һинд дине Ходайлары сыннары күрсәтелгән Паллава стилендә катлаулы Дравид архитектурасы булган Көньяк Һиндстан гыйбадәтханәләреннән аермалы буларак, Читти гыйбадәтханәләрендә бер рәт, яки һәр өч рәттә бер Илаһ сурәте булу тенденциясе бар, моны Шри Поятһа Мурти Гыйбадәтханәсендә дә күреп була.

Идарәсе үзгәртү

'Шри Поятһа Венаягар Мурти Гыйбадәтханәсе', гәрчә “Малакка Четти” милке булса да, аның белән Малайзия бәйсезлегенә кадәр үзләренең Малакка Шәһәре даирәсендә Четтиар төркеменә тагын бер Һинду гыйбадәтханәсен төзергә рөхсәт итмәгән Британия колониаль хөкүмәте килешүе (1962 елга кадәр) буенча “Малакка Нагаратһар Наттуккоттай Четтиар” идарә иткән. Гыйбадәтханә Һолландия грантында (freehold title) буенча 1781 елда төзелгән булган.

Фестивальләр үзгәртү

Малакка Читтилары Тһай Понгал, сыерларны караучылар өчен Мадһу Понгал, аеруча кызлар өчен Кани Понгал, ишек баскычларына Маргали аенда “Коламнар”ны куеп Дипавали, Келемайс Сарасватһи (Аһьюта пуджалары), Шиваратри, Эгадеши, Амман Тһирувижа, Тһайпусам аенда Кавадиларны алып барып, Масимагам, Ситһрай, Пангуни Утһарам, Ади матһам догалары һәм кайбер фестивальләргә Ратһамнарны (дини арбаларны) йөрешләргә алу. Һинд Илаһларның агачтан матур кисеп ясалган өч Ратһамнары бар, алар якынча моңа кадәр 200 ел элек вакытка карый.[1] Ратһамнар яхшы халәттә тәэмин ителә һәм гыйбадәтханә корылмасында тотыла. Берсе Ратһам Ходай Ганеша өчен, берсе Ходай Субраманиар Свами өчен һәм берсе Ходай Рама Свами өчен. Алар бәйрәм фасылында буйволлар белән җигелеп кулланылалар һәм аларны төнлә матур итәрлек итеп лампалар белән яктыртылып бизәләләр. Ситраи Матһам дәвамында “Шри Мутһу Мариамман Тһирувижа” фестивале (апрель/май) Малайзия һәм Сингапурда яши торган Читти диаспорасы арасында төп бәйрәм булып тора.

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 History of the Malacca Chetti community, archived from the original on 2011-07-08, retrieved 2020-06-15 
  2. 2,0 2,1 Virtual Tourist - Melaka Temples, archived from the original on 2020-06-15, retrieved 2020-06-15 

Әдәбият үзгәртү