Шри Аҗи Кресна Кепакисан

Шри Аҗи Кресна Кепакисан Ява Маҗапаһит Империясе (1293-як. 1527) сюзеренитеты астында Бали патшасы булган. Фараз иткәнчә ул 14-енче гасыр уртасында хөкем иткән һәм Балиның соңрак патшаларның бабасы булган. Аның тарихта, шулай да, ачык документланмаган булган.

Маҗапаһиттан килү үзгәртү

Хәзерге заман вакытына якын чыганак Нагаракртагама буенча Балины 1343 елда Маҗапаһит гаскәрләре буйсындырган. Соңрак Ява һәм Бали традициясендә бу яулап алу төрле юрамалларда сөйләнгән булган. 18-енче гасыр хроникасы Бабад Далемда Маҗапаһит бәреп керүеннән соң Балида чуалышлар булган дип искә алына. Моны төзәтер өчен Патиһ (баш министр) Гаҗаһ Мада Ява аксөяге Шри Аҗи Кресна Кепакисанны Балиның вассал хөкемдары итеп билгеләгән. Шри Аҗи Кресна Кепакисан брамин оныгы булган, әмма үзе Кшатрия кастасына караган. Аның әнисе рухи мәхлукат апсара булган. Аның ике олы абыйсы Бламбанганның һәм Явада Пасуруанның вассал патшазадәләре булган. Шри Аҗи Кресна Кепакисан сараен (пури) Сампранганда, Гианьяр регентлыгында нигезләгән. Аның белән Явадан тугыз аристократ барган, алар сарай тирәли яши башлаганнар һәм хөкемдарга ярдәм иткәннәр. Башка аксөяк Арья Гаджаһ Пара, Тианьярда төньяк ярда яши башлаганнар. Шулай да, биек тауларда, борынгы халык Бали Ага Ява иммигрантларының хөкеменә аяусыз каршы торганнар. Аларның буйсынмавы патшаны кире Явага чигендергән диярлек. Вассалының бәласе патшаны Гаҗаһ Мада сихри хәнҗәрне (керис), Ки Лобарны Сампранганга җибәргән. Аның ярдәме белән Шри Аҗи Кресна барлык каршылыкны җиңгән. Үлеменнән соң аның варисы улы Далем Сампранган булган, әмма патшазадә резиденциясе тиз вакытта Сампранганнан көньяк ярда Гелгелга күчерелгән булган.[1]

Мәдәни һәм тарихи контексты үзгәртү

Балиның Маҗапаһит тарафыннан яулап алыну һәм утрауга Явалыларның иммиграциясе тарихының Балилыларның үз имиджына гаять зур йогынты ясаган. Балилыларның мәдәни идеаллары чыганакларының эзләрен Ява модельләренә кадәр табарга була һәм Маҗапаһит цивилизациянең көчле символы буларак тора. Балида Шри Аҗи Кресна Кепакисанның хөкеменең тарихи килеп чыгышы бәхәсле. Фараз ителгәнчә 1471 ел белән даталанган бакыр язма Маҗапаһиттан Рату Пакисанны искә ала, ул шул ук фигура булырга тиеш. Бу аны Маҗапаһит явыннан соң йөз елдан соң куя, гәрчә язманың чынлыгын әле тикшерергә кирәк.[2] Шулай ук Гелгел сараен нигезләгән аның кече улы Далем Кетут фараз ителгәнчә Явада Маҗапаһитның төшүеннән соң исән калган (16-ынчы гасырның башы). Бали патшаларының килеп чыгышын искә алган иң борынгы даталанган игълан Португальле Мануэль Годиньо де Эредиянең (як. 1600) географик тексты бу патшалар Көнчыгыш Явада Бламбанган хөкемдарларының токымы булган дип раслый.[3]

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. C.C. Berg, De middeljavaansche historische traditië. Santpoort: Mees 1927, pp. 103-6.
  2. http://vxu.diva-portal.org/smash/get/diva2:206791/FULLTEXT01 p. 19.
  3. H. Hägerdal, 'Bali in the Sixteenth and Seventeenth Centuries; Suggestion for a Chronology of the Gelgel Period', Bijdragen tot de Taal-, Land- en Volkenkunde 151 1995.
Элгәре:
Astasuraratna Bumi Banten
Бали короле
XIV гасыр?
Аннары:
Dalem Samprangan