Шамил Сүнәев

Гарвард университеты профессоры, генетик

Шамил Сүнәев, Шамил Рәшит улы Сүнәев (АКШта: Shamil Sunyaev; 1971 елның 17 гыйнвары, СССР, РСФСР, Мәскәү) ― галим, Гарвард университеты профессоры, Гарвард медиицина мәктәбенең исәпләү геномикасы һәм молекуляр биология буенча әйдәүче белгече, Брайгхем клиникасындагы тикшеренү лабораториясе җитәкчесе, Гарвард университеты һәм Массачусетс технология институтының берләштерелгән институты ассоциацияләнгән әгъзасы.

Шамил Сүнәев
Туган телдә исем Шамил Рәшит улы Сүнәев
Туган 17 гыйнвар 1971(1971-01-17) (53 яшь)
СССР, РСФСР, Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Мәскәү физика-техника институты[d]
Һөнәре исәпләү биологиясе һәм генетика галиме
Эш бирүче Гарвард университеты
Ата-ана

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1971 елның 17 гыйнварында Мәскәүдә танылган астрофизик Рәшит Сүнәев (1943) гаиләсендә туган. Бертуганнары: энесе Усман, компьютер белгече (Мәскәүдә яши), энесе Али (1981), Карлсруэ (Алмания) Технология институтында информатика буенча профессор, Гамәли информатика институты директоры; сеңлесе Зөлфия, табиб, Мюнхен университетында диссертация яклаган медицина докторы, Берлинның Шаритэ клиникасында эшли.

Мәскәүдә урта мәктәпне (1988), Мәскәү физика-техника институтының (МФТИ) физика-химия биологиясе факультетын (1994) тәмамлаган. [1] Шул ук елда В. А. Энгельгардт исемендәге Молекуляр биология институтының аспирантурасына укырга керә (фәнни җитәкчесе В. Г. Туманян).[2] 1997 елда физика-математика фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (диссертация темасы: «Аминокислоталар эзлеклелеге буенча аксым глобуласының урнашуын ачыклау мәсьәләсенә статистик якын килү»).[3]

Гейдельберг шәһәрендәге (Алмания) Аурупа молекуляр-биология лабораториясендә (EMBL) алман биоинформатигы Пир Борк (de) кул астында укып, геннардагы мутацияләрнең (кешедәге генетик үзгәрешләрнең) сәбәпләрен эзләүне геном мәгълүматларын статистик тикшерү рәвешендә алып бара. Ш. Сүнәев ачкан ассимметрия күренеше авыру китереп чыгара торган геномны ачыкларга, мутацияләргә китергән механизмны билгеләргә, популяциядә мутациянең ныгып калуы һәм таралуы сәбәпләрен ачыкларга ярдәм итә.[4]

Америка Кушма Штатларына күченеп, Гарвард университетында эшли башлый. Хәзер ул Гарвард медиицина мәктәбенең исәпләү геномикасы һәм молекуляр биология буенча профессоры, Брайгхем клиникасындагы тикшеренү лабораториясе җитәкчесе, Гарвард университеты һәм Массачусетс технология институтының берләштерелгән институты ассоциацияләнгән әгъзасы.[5]

Җитәкчесе Шамил Рәшит улы булган Брайгхем клиникасындагы тикшеренү лабораториясе кешедәге генетик үзгәрешләргә аксымның вазифасы һәм структурасы тәэсирен компьютер фаразлау ысулы ярдәмендә дәлилләү белән шөгыльләнә. Әлеге лабораториядә ДНКның шәхси эзлеклелегенә тулы геном анализы ясала, генетик үзгәрешләрне анализлауга караган медицина проектлары тормышка ашырыла.[5][6][7][8]

Ш. Р. Сүнәев күп кенә илләрнең, шул исәптән Россиянең фәнни оешмалары тарафыннан биоинформатика буенча лектор һәм эксперт буларак чакырыла.[9] Ул шулай ук дөньяның әйдәп баручы фәнни басмаларында басылган күп кенә хезмәтләр авторы.[10][11]

Ачышлары «Геном технологияләре» журналының яшь галимнәр өчен премиясенә, Pfizer корпорациясенең (Нью-Йорк, АКШ) HDL холеристинны өйрәнү өчен бирелә торган халыкара премиясенә лаек булган.

Гаилә хәле үзгәртү

Өйләнгән. Улы Рәүф, кызы Адилә.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Выпускники ФФХБ МФТИ 1994 года // Официальный сайт МФТИ.
  2. А. Кондрашов Хроника неожиданного открытия // Журнал Наука и жизнь, № 6, 2005.
  3. Сюняев, Шамиль Рашидович Автореферат диссертации кандидата физико-математических наук // Сайт Dissers.info. әлеге чыганактан 2017-06-18 архивланды. 2013-06-25 тикшерелгән.
  4. Дания Заһидуллина. Рәшит Сүнәевнең гыйлем галәме. Казан утлары, 2023 ел, март, 176нчы бит.
  5. 5,0 5,1 Лаборатория Ш. Сюняева // Официальный сайт Гарвардской медицинской школы.
  6. Shamil Sunyaev на официальном сайте Гарвардской медицинской школы. әлеге чыганактан 2014-11-13 архивланды. 2023-03-30 тикшерелгән.
  7. Шамиль Рашидович Сюняев // Сайт Академии наук республики Татарстан(үле сылтама)
  8. Раздутый аппарат генома // Сайт Testgenom.ru(үле сылтама)
  9. Объявлены победители конкурса молодых биологов 2012 года // Сайт Фонда Дмитрия Зимина «Династия». әлеге чыганактан 2013-01-26 архивланды. 2013-06-25 тикшерелгән.
  10. Перечень публикаций Ш. Р. Сюняева в Академии Google
  11. Перечень публикаций Ш. Сюняева на сайте NCBI

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү