Шаляпин Палас
"Шаляпин Палас Отель" кунакханәсе - Казан шәһәрендәге кунакханә. Биналар комплексы республика әһәмиятендәге мәдәният һәйкәле булып тора.[1]
Истәлекле урын | |
Шаляпин Палас
| |
Урын | Казан |
Халәт | Калып:Культурное наследие РФ 4 |
[[:commons:Category: Smolentsev & Shmelev trade house building Викиҗыентыкта|{{{1}}}]] Викиҗыентыкта |
Тасвирлама
үзгәртүБауман (80нче йорт) һәм Университет урамнары киселешеннән (7нче йорт) үзара тоташтырылган ике бинадан тора. Беренче бина 1869-1873 елларда Казан сәүдәгәре Җиһанша Усманов йорты буларак төзелгән. 1899 елда бина яңа хуҗалар — Е. С. Смоленцев һәм Н. П. Шмелевның Сәүдә йорты өчен үзгәртеп корыла. Ул вакытта бинаның өске өлешендә «Төньяк номерлар» буларак танылган кунакханә пәйда була.
1909-1910 елларда шул ук Смоленцев һәм Шмелев заказы буенча кунакханәнең ике гөмбәзле икенче бинасы төзелә. Ике бина да үзара тоташа һәм яшел төсләрдә буяла.
Совет чорында кунакханә «Совет» исемен йөртә.
Бина 2005 елда Казанның меңьеллыгына тулысынча үзгәртеп корыла һәм реставрацияләнә, крем-көрән төсенә буяла һәм төнге яктырткыч җайланмасы белән жиһазландырыла, соңыннан кунакханә үзенең заманча исемен ала. Кунакханәдә ресторан, конференц-зал, СПА-үзәк бар.
Кунакханәгә төп керү урыны каршындагы мәйданда (икенче бинада) Казанда туган Федор Иванович Шаляпин һәйкәле урнашкан. Беренче бинаның беренче катында кибетләр һәм офислар урнашкан.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Список объектов культурного наследия Казани - Управления архитектуры и градостроительства Исполнительного комитета г. Казани (PDF), archived from the original (PDF) on 2016-03-04, retrieved 2019-03-22
Тышкы сылтамалар
үзгәртү- Из истории казанских доходных домов
- Казанские гостиницы со столетней историей
- Коммуналки XIX века. Доходные дома Казани век назад и сейчас
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Бу мәкаләгә башка Википедия мәкаләләре сылтамыйлар. Зинһар, ярдәмчене кулланып, кабул ителгән киңәшләргә күрә сылтамалар куегыз.
|