Шагыйрә- Динә Камалетдинова

      Туган якның матур табигате,якташларыбызның намуслы хезмәте

Һәркайсыбызга тирән соклану тудыра.Ләкин аны шигъри юллар аша гәүдәләндерү осталыгы сирәк кешеләргә генә бирелә.

Андыйларның берсе Иске Суыксу авылында гомер итүче-Динә Камалетдинова.1946 елның 26 апрелендә колхозчылар гаиләсендә дөнъяга килә.Туган авылы табигатенә сокланып үскән кыз кече яшьтән шигырьләр иҗат итә башлый.Алар мәктәп һәм колхоз стена газеталарында урын ала.1960 еллар башында аның шигырьләре район газетасы “Байрак” битләрендә басыла башлый.1969 елда Динә Камалетдинованың шигырьләре Татарстан китап нәшрияты чыгарган”Беренче карлыгачлар” җыентыгында урын ала.

 Ятимлекнең ачысын тоеп үскән кыз беркайчанда югалып калмый,сынатмый.Мәктәптә дә укый хат ташучы булып та эшли.Үзенең тырышлыгы белән Казан дәүләт университетына журналистика бүлегенә укырга керә.1972 елда тормышка чыгуы сәбәпле читтән торып укый.Авыл советына сәркатип булып эшкә урнаша. 3 бала тәрбияләп үстерә.1982 елда эшкә “Татарстан” колхозына кадрлар бүлегенә күчә.Тормыш авыр булсада иҗат эшен ташламый.Күп кенә шигырьләренә райондашы Фирзәр Мортазин көй яза.2008 елда “Син минем бәхет җырым”,2016 елда”Узып барышлый”,2019 елда “Ел тәүлеге-унике ай” диеп исемләнгән китаплары бастырыла.Иҗаты күп якларга тарала.Динә Камалетдинованың шигырьләре нәрсәсе белән җәлеп итә соң?Ул купшы сүзләр һәм ясалма образлар артыннан кумый,үзе белгән вакыйгаларны гади ләкин ышандырырлык,күңелләргә үтеп керерлек итеп яза белә.2008 елдан  хикәяләр дә яза башлый.Хикәяләре Заман,Шәһри Казан,Ирек мәйданы,Акчарлак газеталарында басыла.Шигырьләренә башка композиторлар да көй яза,клиплар төшерелә м-н: Шамил Шәрипов,Ринат Сабиров,Артур Салихов,Фасил Әхмәтов һ.б.

 Хәзерге вакытта улы Рушан һәм килене Миләүшә тәрбиясендә оныклар тәрбияләп,шигырьләр иҗат итеп ,5 вакыт намазын укып гомер итә.



      Бизәмиләр сине,Суыксуым

Зәңгәр күлләр,бөдрә урманнар.

Тик даныңны ерак тараталар

Хезмәт сөйгән,эштә уңганнар.

Авылыбызны мактап туя алмый

Ераклардан безгә килгәннәр.

Бабайлар шул бик акыллы булган

Авыл урнын сайлый белгәннәр.

Авыл аша үтә олы юллар

Чыгасың да авыл башына

Барыр урыныңа тиз җитәсең

Очып кына тора машина.

Якты утлар яна төннәр буе

Өйләр җылы газы,суы бар.

Урамнарда тездән балчык түгел,

Йөрер өчен яхшы юлы бар.

Халкым яши,шөкер,муллык белән

Мондый тормышларны кем күргән

Үткәндәге тормыш авырлыгы

Кино сыман үтә күңелдән.

Авылымның киләчәге якты

Уңганнарның эшләр эше бар.

Тормышларның яхшыртырга,диеп

Гел кайгыртып торыр кеше бар.

Мәктәбебез,шөкер,җылы,якты

Бакчаларга йөри балалар.

Гөрләп тора авылым,җырлып тора

Тыныч кына булсын дөньялар.