Чәчкаб фельдшер-акушер пункты

Чәчкаб фельдшер-акушер пунктыТатарстан Республикасы Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында урнашкан фельдшер-акушер пункты.

Чәчкаб фельдшер-акушер пункты
Җитәкче шәфкать туташы[d]
Дәүләт  Россия
Урын Иске Чәчкаб
Адрес ТР, Кайбыч районы, Иске Чәчкаб авылы, Совет урамы, 7а йорт[1]
Почта индексы 422330
Карта

Тарихы

үзгәртү

Авылда яңа ФАП 2017 елның 4 декабрендә ачылган. Моңа кадәр фельдшер-акушер пункты авыл клубында урнашкан була. Яңа бинада авыруны кабул итү, фельдшер, процедура кабинетлары да, дару препаратларын саклау өчен шкаф, суыткычлар бар, санузел эшли.[2] Әлеге пункт Кайбыч районында Азнакайдагы «Нефтемаш» заводында җитештерелгән сигезенче ФАП.[3]

Эшчәнлеге

үзгәртү

ФАП фельдшеры Люзия Сафина[4] халыкны өйдә һәм амбулаториядә кабул итә, фельдшер һәм акушерка компетенциясе чикләрендә дәвалау билгели ала, 3 яшькә кадәрге балаларны патронажлый, консультацияләр бирә һәм табиб күрсәтмәләрен үти. Үз составында медицина хезмәткәрләре булмаган Иске Чәчкаб мәктәбенә, балалар бакчасына медицина хезмәте күрсәтә.[5] ФАП табибка кадәрге этапта кичектергесез медицина ярдәме күрсәтә.

ФАП хезмәткәре ведомство карамагындагы территориядә санитар-эпидемияләргә каршы эш алып бара: йогышлы авырулар белән авыручыларны ачыклый һәм изоляцияли, авырулар булган биналарга агымдагы дезинфекция үткәрә, азык-төлек блокларында, балалар һәм дәвалау оешмаларында эштән читләштерә, авырулар белән элемтәгә кергән затларны профилактик прививкалар үткәрә.

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Я. С. Миндлин, В. П. Лапин. Фельдшерско-акушерский пункт // Краткая медицинская энциклопедия / глав. ред. — академик Б. В. Петровский. — второе изд. — М.: «Советская энциклопедия», 1989.