Чәчелү кисеме яки эффектив аркылы кисем - ике тәэсир итүче кисәкчектән торган системаның билгеләнгән халәткә күчү ихтималлыгын тасвирлаучы физик зурлык.

Вакыт берәмлеге дәвамында тәэсир итешүләр саны dN киртәгә төшкән кисәкчекләр агымы тыгызлыгына j чагыштырмасы эффектив аркылы кисемне билгели

Эффектив аркылы кисем - вакыт берәмлеге дәвамында тәэсир итешүләр саны dN киртәгә төшкән кисәкчекләр агымы тыгызлыгына j чагыштырмасына тиң:

Эффектив аркылы кисем мәйдан үлчәнешенә ия (м2).

Кисәкчекләр бәйләмен чәчелү үзгәртү

Сыгылмалы чәчелү очрагында бертигез тизлекле кисәкчекләр өчен дифференциаль эффектив аркылы кисем ( ) кулланыла: , ул билгеләнгән җисми почмакка ( ) чәчелү ихтималлыгын тасвирлый. Бу зурлык вакыт берәмлеге дәвамында җисми почмак берәмлеге төшүче кисәкчекләр агымы тыгызлыгына чагыштырмасына тиң:  

Тулы җисми почмак буенча интеграл табу тулы аркылы кисем бирә:

 

Сыгылмасыз чәчелү очрагында тулы кисем сыгылмасыз һәм сыгылмалы чәчелү кисемнәре суммасына тиң.

Төш физикасы үзгәртү

Төш физикасында эффектив аркылы кисем - ике кисәкчек бәрелешкәндә билгеләнгән төш реакциясенең барышы ихтималлыгын тасвирлый.

Атом төше радиусы якынча 10−12 см, ягъни төшнең аркылы кисеме 10−24 см2, шундый кисем барн дип атала һәм атом-төш реакцияләре кисем берәмлеге булып тора.

Әдәбият үзгәртү

  • J.D.Bjorken, S.D.Drell, Relativistic Quantum Mechanics, 1964
  • P.Roman, Introduction to Quantum Theory, 1969
  • W.Greiner, J.Reinhardt, Quantum Electrodynamics, 1994
  • R.G. Newton. Scattering Theory of Waves and Particles. McGraw Hill, 1966.
  • R.C. Fernow (1989). Introduction to Experimental Particle Physics. Cambridge University Press. ISBN 0-521-379-407.