Йорт дуңгызы

(Чучка битеннән юнәлтелде)

Дуңгыз (лат. Sus scrofa domesticus) — иң төп һәм киң таралган йорт хайваннарының берсе. Дуңгыз суеп, ит, җәү һәм төрле фармакологик ингредиентлар, шул исәптән панкреатин алалар. Кылларыннан пумала һәм щёткалар ясыйлар. Кеше һәм дуңгыз организмнары охшашлыгына күрә, дуңгыз органнары медицинада кулланыла, кайбер очракларда хәтта трансплантацияләнә ала.

Йорт дуңгызы
Сурәт
Халыкара фәнни исем Sus scrofa domesticus Иоганн Эркслебен, 1777
Таксономик ранг астөр[d]
Югарырак таксон кабан дуңгызы
Нәрсәнең чыганагы свинина[d], pig nail[d], свиная печень[d], knuckle[d], pig's bladder[d], pork fat crackling[d], pig's intestine[d] һәм pork tail[d]
Пиктограмма
Әлеге вакыттан дп иртәрәк түгел 15 тысячелетие до н. э.
Commons-logo.svg Йорт дуңгызы Викиҗыентыкта

ИяләштерүҮзгәртү

Кеше дуңгызны моннан 6-7 мең еллар чамасы элек кулга ияләштергән. Борынгы заманнардан ук аучыларга кыргый дуңгызлар — кабаннар — Поляр түгәрәктән алып экваторга кадәр бөтен җирдә очраган. Кабаннарны су буендагы камышлыкларда, елга үзәннәрендәге куаклыкларда аулаганнар. Кабаннар «утрак» яшәгән. Көнне алар аулак урыннарда үткәргәннәр, ә төнлә тамак туйдырырга чыкканнар; имән чикләвеге, чикләвек, өлгергән алма һәм груша эзләп ашаганнар, камыш тамырларын актарганнар, әкәм-төкәм, суалчан, вак җәнлекләр, кәлтә еланнарны һәм хәтта еланнарны ашаганнар, җир өстендәге кош ояларын туздырганнар. Теләсә нәрсә ашый торган бу хайваннарны йортта асрау бик кыен булмый. Ауда кулга эләккән буй-буй кабан дуңгызлары тоткында яшәргә җиңел ияләшкәннәр. Алар бик тиз үскәннәр. Тәмле ит биргәннәр. Азыкка талымсыз булулары һәм характерлары белән дуңгызлар борынгы бабалары — кабаннарга бик охшаганнар. Кыргый кабаннар кебек үк, алар начар күрәләр, әмма яхшы ишетәләр, искә дә бик сизгерләр. Көтүлеккә чыгарсаң, азык эзләп, җир казырга тотыналар. Кыргый кабаннар төсле, таныш түгел урында да дуңгызлар юлны бик тиз табалар.

СыйфатламаҮзгәртү

Бу хайван озак еллар буена кеше тәэсирендә бик нык үзгәргән, һәм бу үзгәреш аның тышкы кыяфәтендә генә чалынмаган. Хәзер ул төнлә йоклый, көндез тамак туйдыра. Кыргый дуңгызга караганда ике-өч тапкыр артык бала китерә. Үзенең кыргый кардәше янында алып сыман. Хәзер инде авырлыгы ярты тоннага җиткән нәселле дуңгызлар бар.

Нәселле дуңгыз 10—12 бала китерә, ә кайсыберләре 28—32 гә кадәр бала китерәләр. Гадәттә елына ике тапкыр балалыйлар. Дуңгыз балалары бик тиз үсәләр һәм симерәләр.

Дуңгызлар начар күрәләр, ләкин бик әйбәт ишетәләр һәм ис сизәләр. Яхшы тәрбияләсәң, алар чисталыкны да яраталар һәм рәхәтләнеп суда чупырдыйлар.

Кешеләр аларны төрле һөнәрләргә өйрәтәләр. Франциядә дуңгызларны трюфель гөмбәләрен эзләргә өйрәтәләр икән. Исне яхшы тоюы аркасында җир астындагы гөмбәне дуңгыз бик җиңел эзләп таба.

ЧыганакларҮзгәртү

  • Ибраһимова Ф.З., Табигать бизәкләре: Башлангыч сыйныфлар өчен өстәмә уку китабы бит133
  • Кем ул? Нәрсә ул? : балалар энцикл.: 3 т.: кече яшьтәге мәкт. балалары өчен / СССР ПФА; редкол.: А. А. Дорохов, Т. А. Куценко, С. В. Михалков һ. б.; русчадан С. С. Гайфуллина, С. К. Хәкимов, Г. М. Ханов һ. б. тәрҗ. – Казан : Татар. кит. нәшр., Т. 3 : Р – Я. – 1987. – 224 б. – 11800 д.