ЧуракайТатарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.

Чуракай
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Актаныш районы
Координатлар 55°25'тн, 53°52'кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 451 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423746
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Чуракаево

Почта индексы — 423746.

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[2]

Авыл белән бәйле шәхесләр үзгәртү

  • Мулланур Әгъзәмов (1925―), сугыш ветераны, Кызыл Йолдыз, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы, ике II һәм бер III дәрәҗә Дан, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнгән; сугыштан соң ― укытучы, мәктәп директоры, РСФСР халык мәгарифе отличнигы.
  • Шәриф Әгъзәмов (1918―1999), сугыш ветераны, Кызыл Йолдыз, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгән; сугыштан соң ― укытучы.
  • Маркиз Басыйров (1948), архитектор, хаҗи.
  • Мөҗәһит Бикмөхәммәт улы Бикәев (1925―2010), сугыш ветераны, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнгән; сугыштан соң ― бригадир, патком секретаре.
  • Заян Әхмәтгали улы Галиев (1923―2002), сугыш ветераны, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнгән; сугыштан соң ― колхозчы.
  • Хәйдәр Гали улы Галиев (1913―1999), сугыш ветераны, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнгән; сугыштан соң ― авыл советы рәисе, МТС директоры, колхоз рәисе, Октябрь революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнарына лаек була.
  • Мизхәт Бари улы Галимов (1925―), икътисад фәннәре кандидаты.
  • Хәсән Гариф улы Гарипов (1911―1990), сугыш ветераны, III дәрәҗә Дан, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгән; сугыштан соң ― шофер.
  • Наилә Закир кызы Закирова (1924―1994), КПССның Әлмәт шәһәр комитеты секретаре (1957), «Әлмәтнефть» НГДУ парткомы секретаре, Хезмәт Кызыл Байрагы, ике Хөрмәт Билгесе орденнарына лаек була, ТАССР атказанган нефтьчесе (1978), «Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданы» (1994).
  • Илдус Заһит улы Заһитов (1935), авыл советы рәисе, СХТ идарәчесе урынбасары, ТР атказанган автотранспорт хезмәткәре.
  • Марат Кәбиров (1970), язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2021).
  • Сәгыйть Фәрваҗ улы Кадерголов (1914―?), сугыш ветераны, Кызыл Йолдыз, ике тапкыр II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнгән; сугыштан соң ― РОНО мөдире, мәктәп директоры, партком секретаре, Хөрмәт Билгесе орденына лаек була, РСФСР халык мәгарифе отличнигы.
  • Ләлә Фарсил кызы Кадерголова (1961), спортчы, тренер, чаңгыда озын арага шууда СССР спорт мастеры нормасын үти.
  • Вәкил Кадыйр улы Кадыйров (1936―1988), эчке гаскәр полковнигы (Ижевск).
  • Сәхипзаман Муллаян улы Муллаянов (1919―1993), сугыш ветераны, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнгән; сугыштан соң ― комбайнчы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була (1978).
  • Әхкиям Нәби улы Нәбиев (1925―2007), сугыш ветераны, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнгән; сугыштан соң ― комбайнчы.
  • Әхәт Суфи улы Суфиев (1924, Исәнсеф ― ?), сугыш ветераны, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнгән; сугыштан соң ― бригадир, колхоз рәисе, 1958 елдан Чуракайда: баш агроном, партком секретаре.
  • Мирзаһит Мирхәйдәр улы Фазлыев (1910―2005), сугыш ветераны, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнгән; сугыштан соң ― шофер, слесарь-механик, ТР атказанган механизаторы.
  • Бари Фәхри улы Фәхриев (1922―2001), сугыш ветераны, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнгән; сугыштан соң ― өлкән хисапчы.
  • Муллаян Гаян улы Халитов (1918―2002), сугыш ветераны, ике Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнгән; сугыштан соң ― авыл советы секретаре, МТС агрономвы, Урта Азиядә прораб, Сөн елгасындагы электр станциясендә хисапчы.
  • Суфия Мирзасалих кызы Хафизова (1953), шәфкать туташы (Югары Яркәй), БР атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре (2002).
  • Мирсәгыйть Хәйдәр улы Хәйдәров (1903―1969), сугыш ветераны, 3 медаль белән бүләкләнгән; сугыштан соң ― укытучы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була (1952).
  • Марс Фәтхел улы Шәвәлиев (1938), колхоз рәисе (1970―1994), Татарстанның атказанган механизаторы, РФ халык мәгарифе отличнигы.
  • Роберт Ришат улы Шәймәрданов (1977), судья, адвокатлар коллегиясе рәисе (хатыны ― шагыйрә Эльмира Җәлилова).
  • Илһам Сәлимҗан улы Шәмсунов (1974), эчке эшләр хезмәте подполковнигы.
  • Светлана Ринат кызы Шәрифуллина (1970), филология фәннәре кандидаты, доцент (Түбән Новгород).[3]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  2. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
  3. Чуракай / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 428―436нчы бит.

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.