Чума үрдәк, чума каз (уен)
Чума үрдәк, чума каз — татар халык уены, балалар спорт тәҗрибәсен һәм физик үсешен тәэмин итүче җырлы-биюле уен.
Чума үрдәк, чума каз | |
| |
Таралышы |
татар халкы арасында |
---|---|
Килеп чыгышы |
халык |
Уенчылар саны |
чикләнмәгән |
Уйнаучылар яше |
чикләнмәгән |
Уйнау озынлыгы |
чикләнмәгән |
Активлык |
югары |
Уйнау тәртибе
үзгәртүУйнаучылар кара-каршы ике рәт булып тезеләләр, парлашып кулга-кул тотыналар. Рәт башында бер ялгыз уенчы басып тора. Балалар барысы бергә җырлыйлар:
Чума үрдәк, чума каз,
Тирән күлне ярата ул, ярата.
Әлфия үзенә иптәш эзли,
Белмим, кемне ярата шул, ярата.
Илназны ярата шул, ярата.
Уйнаучылар, җыр ритмына туры китереп, хәрәкәтләнеп торалар. Ялгыз бала (Әлфия), рәт арасыннан узып, үзенә бер иптәш сайлый һәм аны (Илназны) җитәкләп ахырга барып баса. Үз парыннан аерылган уйнаучы рәт башына китә. Уен шулай алга таба дәвам итә.
Чыганаклар
үзгәртү- Бакиров М.Х. Татар фольклоры: Югары уку йор йортлары өчен д-лек. – Казан: Мәгариф, 2008. – 359 б.
- Сәйфулина Ф.С., Җамалиева Л.Ф. Татар халык авыз иҗаты: уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: Отечество, 2013. – 226 б.
- Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф. 2005. – 383 б.
Әдәбият
үзгәртү- Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. - Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.