Чишмә вулысы
Чишмә вулысы (тат. چىشمە (ماردىٰۋا ئەفونكەسىٰ) ۋولىٰسىٰ, рус. Чишминская (Мордовско-Афонькинская) волость) — Самар губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Чишмә вулысы | |
---|---|
Үзәк | Мордва Әфүнкәсе |
Халык саны | 6532 кеше (1890) |
Югары Карамалы, Мордва Карамалысы һәм Темәш вулыслары белән чиктәш булган (1890). 8 торак пунктта 6532 кеше яшәгән.[1] Октябрь инкыйлабына кадәр Мордва Әфүнкәсе вулысы дип йөртелгән. 1920-елларның уртасында бетерелә.