Чилпык
Чилпык дахмасы (төрле чыганакларда — Чильпык, Шылпык, Чилпык-кала; үзб. Chilpik Чильпик; каракалп. Shilpik Шылпык; ингл. Chilpyk) — Зәрдөштлек культының хәзерге Нукус шәһәреннән 45 км көнчыгышта урнашкан соңгы юлга озату манарасы (“дәшмәү манарасы”). Б.э.к. I гасыр ахырында – Б.э. I гасыр башында корылган борынгы Харәзм эпохасы һәйкәле.
Тарихи фон
үзгәртүЧилпык дахмасы мәетләрне күмү практикасының специфик атәшпәрәст типик корылмасы булып тора, әмма һәйкәл үлчәмнәре белән шаккатыра һәм тарихи эпохалар кисешүендә Борынгы Харәзмдә атәшпәрәст мәдәниятенең чәчәк ату чорына карый. Төзүнең якынча датасы — б.э. к. I гасыр — б.э. I гасыр башы.
Атәшпәрәстләр карашы буенча, кешенең үлгән тәне ут, су һәм җирнең чиста элементларын пычратучы физик һәм рухи материя булып тора. Шуңа күрә үлгәннең тәнен күтәрелгән урынга —дахмага түбәсез түгәрәк манарага урнаштырганнар. Биредә үлгәннең тәне сөякләр тулысынча йомшак тукымалардан чистарганчы үләксә ашаучы кошларга бирелгән булган. Бу соңгы юлга озату практикасы Геродот тарафыннан б.э.к. V гасырда искә алынган.[1]
Манаралар һәм ату тишемнәре, торак һәм саклау өчен бүлмәләр, су чыганаклары булмау, тарихында “дәшмәү манарасы” беркайчан да кальга яки ныгытылган форпост буларак кулланмаганын, ә бары тик соңга юлга озату өчен кулланганына ишарә итә. Дәһшәтле кыяфәтенә һәм чыганакларда очрый торган “Чилпык-кала” (“Чилпык кальгасы”) атамасына карамастан, озак казулар биредә озак вакыт кеше торуының эзләрен таба алмаган – бары тик оссуарий кыйпылчыкларын. Корылманың төрле өлешләренең анализы Чилпык дахма буларак Харәзмдә VIII гасырда гарәп гаскәрләре бәреп керүе һәм ислам таралуыннан соң да куллануын ишарә итә. Дахманың эчке өлешендә ике янә төзү эзләре калган: беренчесе VII–VIII гасырларда, икенчесе соңрак вакытта — IX–X гасырларда башкарылган булган.
Соңрак манара XIII гасыр башында монгол явына кадәр урын өстеннән өстенлекле алмашынучан күзәтүчеләре белән күзәтү һәм сигнал каланча буларак, периодик рәвештә хезмәт иткән.
XIX гасырда әле (1873 ел) мәшһүр рус рәссам-баталисты Николай Каразин үзенең набросокларында тарихи даирәләрдә әз билгеле булган Чилпыкны ясап куйган. Фәнни планда Чилпык дахмасы беренче мәртәбә 1940 елда Сергей Толстов идарәсе астында Харәзм археологик экспедициясе тарафыннан өйрәнелгән булган.[2].
Архитектура
үзгәртүЧилпык дахмасы биеклеге 35 метр булган коник формасындагы табигый калкулыкның таҗы булган биеклеге 15 метр һәм диаметры 65 метр булган боҗра сыман корылма булып тора. Стеналар антик период өчен хас булган пахс кирпеч блоклардан төзелгән; аларның калынлыгы нигездә 5 метрдан өске өлешендә 2-3 метрга кадәр тирбәлә.
Стена периметры буенча суфа урнашкан булган — чистартудан соң үлгәннәрне куйган урын. Таркалу белән суны һәм җирне пычратмас өчен тәннәрне ашау өчен үләксә ашый торган кошларга һәм Кояш нурларына калдырганнар. Йомшак катламнардан арындырудан соң сөякләрне калдыклар өчен махсус урыннар оссуарийларга куелган булган һәм калкулык авышлыкларында җирдә яки дахманың эчке үзәгеннән тармакланып киткән махсус склеплар — наусларда күмелгән булган.
Манарага керү төньяк-көнбатыш яктан урнашкан. Биредә Амудәрья ягына төшә торган капкалар һәм балчык баскычлар (якынча 20 м) эзләре сакланып калган һәм шуннан соң пандус кыяфәтендә корылманы елга яры белән тоташтырган. Офык астына төшүче Кояш юнәлеше буларак көнбатыш юнәлеш Зәрдөштлек космологиясендә үлем белән ассоциацияләнгән булган, һәм, мөгаен, шуңа күрә баскыч һәм аңа бәйле пилон калкулыкның көнбатыш ягында төзелгән булган.
Чилпыкның хасияте — табылган оссуарийларның чагыштырмача зур булмаган саны. Бу аның беренче өйрәнүчеләре (С. П. Толстов, Ю. П. Маниловка) бу корылма каһиннәр Борынгы Харәзмнең хөкем итүче династиясенең үлгән вәкилләренең тәннәрен ашауга грифоннарга куйган “патша дахмасы” булган икәнен фараз итәргә мөмкинчелек бирә.
Моннан тыш, галимнәргә казылма вакытында төрле гасырлар белән даталанган язмаларны табырга мөмкин булган. Язмалар авышлы почмак астында урнашкан катлаулы геометрик фигуралар рәвешендә кисеп ясалган.
[3].
Харәзмдә соңгы юлга озату үзенчәлеге
үзгәртүТрадицион рәвештә үлгәннең калдыкларын (скелетларны) чистартудан соң керамик яки таш саркофагларга— оссуарийларга урнаштырганнар; шуның белән үлгәннәрнең тәннәре изге җиргә тимәгән.3 Шулай итеп, Чилпык урнашкан калкулык авышлыклары үлгәннәрнең калдыклары белән тулган булган. Андый саркофагларның зур саны Султануиздагның тау яны сыртлары һәм сырт тармаклары үлгән калдыкларында табылган булган. Гәрчә Чилпыкның эчке өлешендә чагыштармача әз оссуарийлар табылган булган. [4].
Оссуарий соңгы юлга озатуы Харәзм Зәрдөштлегенең (парфия һәм яңа фарсы чоры) Иран Зәрдөштлек культыннан аеручы махсус хасияте булган. Оссуарий соңгы юлга озатулары Үзәк Азиянең башка өлешләре — Согдиана һәм Җидесу өчен дә хас, әмма аларның таралу өлкәсе күрше Иранга барып җитмәве гаҗәп.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Геродот о персах и их обычаях в своём труде «История»
- ↑ Толстов С. П. Часть 1 // По следам древнехорезмийской цивилизации. — Москва–Ленинград: Издательство академии наук СССР, 1948.
- ↑ {{книга=|Мэри Бойс|заглавие=Зороастрийцы. Верования и обычаи|ответственный=Перевод с английского и примечания И. М. Стеблин-Каменского|место=Москва|издательство=Наука|год=1987
- ↑ Итина М. А. {{{башлык}}} // Российская археология. — № 4.