Чардаклы күле (рус. Чердаки) — Татарстан Республикасының Лаеш районы Травкино авылыннан 1,2 км көньяк-көнбатыштарак, Идел елгасының югары террасасында урнашкан күл. [1]

Чардаклы күле
55°54′56″ т. к. 49°23'99" кч. о. (G) (T)
ИлРусия Русия
ТөбәкТатарстан
РайонЛаеш районы
Мәйдан0,04 км²
Иң зур тирәнлек2,5 м
Чардаклы күле (Русия)
Чардаклы күле (Татарстан)

Идел елгасының югары террасасында урнашкан карст күренешләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән күл. Күл түгәрәк формада, озынлыгы 245 м һәм киңлеге 220 м. Күлнең су өслегенең мәйданы 4 га тәшкил итә. Иң зур тирәнлеге 2,5 м га кадәр, уртача тирәнлеге 1,2 м га тигез. Су өсте тигезлеге диңгез өсте тигезлегеннән 69 м биеклектә урнашкан. Яр буе зонасы өлешчә сазланган. Яр буйларында тал куаклары үскән.[2]

Күл рекреацион (сәламәтлекне ныгыту), ял итү максатларда файдаланыла.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Татарская энциклопедия: В 6 т /Гл. ред. М. Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской Энциклопедии

Тышкы сылтамалар үзгәртү