Чапкы татар халык уены.

Чапкы
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
өй

Уйнау тәртибе үзгәртү

Бер уенчы урындыкка утыра һәм аның тезенә йөзтүбән каплатып бер кешене тезләндерәләр. Тезләнгән кеше уң я сул кулының учын өскә каратып аркасына куя.

Уенчыларның берсе аның учына чәпелдәтеп суга. Тезләнеп торучы «ялт» кына башын күтәреп карый һәм кем сукканын әйтә. Бу вакытта уенчылар барысы да баш бармакларын өскә каратып кулларын алга сузып торалар. Сугучыны дөрес әйтсә, фаш булган сугучы аның урынына тезләнә. Белә алмаса, аны кабат яткырып сугалар.

Уен шул рәвешчә дәвам итә.

Чыганаклар үзгәртү

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.