Циркон яки 3M22 - Россиянең гипертавышлы корабларга каршы канатлы ракетасы, НАТО кодында SS-N-33, ААҖ "Хәрби Сәнәгать Комплексы "Машинатөзелеш НПО" тарафыннан эшкәртелә.

Бүтән ракеталар белән чагыштырганда Циркон ракетасының очу тизлеге 8 тавыш тизлегенә җитә ала, очу марш юлы 30-40 км биеклегендә бара. Әлеге төр ракета Гранит П-700 ракетасын алыштырыр.

Тактик-техник сыйфатламалар үзгәртү

  • Йөртүче (җибәрү җайланмасы):
    • су өсте кораблары
    • су асты көймәләре
  • Тидерү ераклыгы:
    • 400-600 км
  • Иң зур тизлеге: М=8
  • Уртача тизлеге: 4-6 М
  • Очу биеклеге: 30-40 км
  • Тидерү кисәге массасы: 300-400 кг

Файдалануда үзгәртү

2018 елда АКШ хәрби-сәяси басмасы The National Interest Циркон ракетасы уңышлы сынап караганын белдерә.

2018-2027 елларда 22350М төрендәге 12 фрегат төзеләчәк һәр фрегатта 48 «Калибр», «Оникс» , «Циркон» канатлы ракетасы булырга тиеш.

Сылтамалар үзгәртү