Деников Хөсәен Абдулла улыЛенин ордены, ике тапкыр «Кызыл Байрак», ике тапкыр Ватан сугышы ордены һәм күп кенә медальләр белән бүләкләнгән полковник.

Хөсәен Деников
Туган 1899(1899)
Ярославль өлкәсе, Ярославль ш.
Үлгән 1966(1966)
Киев
Милләт татар
Һөнәре хәрби

Чүмбәлидән китеп Ярославльдә яшәгән эшче гаиләсендә туган.

1914 елны училище тәмамлап, фабрикада эшли. 1918 елны гаиләсе белән Чүмбәлигә кайта, комбед секретаре итеп билгеләнә. 1919 елны авыл советы секретаре, РКП(б) сафларына керә, Кызыл Армиядә инструктор-гренадер. 1922–23 елларны политработниклар мәктәбен тәмамлый һәм политрук булып хезмәт итә. 1927 елны ОГПУ составына күчерелә. Ватан сугышы елларында НКВД частьләрендә комиcсар булып хезмәт итә. Мәскәү, Төньяк Кавказда, 1 нче Украина, 2 нче Прибалтика фронтларында сугыша.

Сугыштан соң МВД, МГБда хезмәт итә.

Киевта җирләнгән.

Чыганаклар үзгәртү