Хәмит Камалов, Хәмит Искәр улы Камалов (1958 елның 9 ноябре, СССР, Кыргыз ССР, Ош өлкәсе, Көк-Җаңгак) — һөнәри гаскәри, генерал-лейтенант (1995), РФ тимер юл гаскәрләре башлыгы урынбасары (2004), РФ атказанган төзүчесе, шәрәфле тимер юлчы, хәрби фәннәр кандидаты. «Бердәм Россия» фиркасеннән (Байкал арты крае регион исемлеге буенча[1]) 5нче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты (2007 елның 2 декабре)[2][3].

Хәмит Камалов
Туу датасы 9 ноябрь 1958(1958-11-09) (65 яшь)
Туу урыны СССР, Кыргыз ССР, Ош өлкәсе, Көк-Җаңгак
Иялек ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Гаскәр төре Тимер юл гаскәрләре тимер юл гаскәрләре
Дәрәҗә генерал-лейтенантның көндәлек погоны
Җитәкчелек иткән тимер юл гаскәрләренең тыл хезмәте
Бүләкләр һәм премияләр «Хөрмәт Билгесе» ордены Хәрби хезмәт өчен ордены РФ атказанган төзүчесе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1958 елның 9 ноябрендә Кыргыз ССР Ош өлкәсе (1990 елдан Җәлал-Абад өлкәсендә) Көк- Җаңгак шәһәрендә (1943 елдан шәһәр) туган. Гаилә әнисенең туган ягы Балык Бистәсенә күчеп кайта. Балык Бистәсе урта мәктәбен (1994 елдан 1нче гимназия)[4] (1976), Вольск шәһәренең Ленин комсомолы исемендәге Кызыл Байрак орденлы хәрби-тыл югары укуханәсен, тыл һәм транспорт хәрби академиясен (1991), РФ Кораллы Көчләре Генераль штабы хәрби академиясенең югары курсларын (1998), РФ Кораллы Көчләре Генераль штабы хәрби академиясен (2001) тәмамлаган.

Хәрби карьерасы үзгәртү

  • 1990 еллар уртасыннан тимер юл гаскәрләре федераль хезмәте директорының урынбасары.
  • 2004 елдан РФ тимер юл гаскәрләре сәргаскәре урынбасары.

Гаиләсе үзгәртү

Әтисе Искәр, әнисе Нурия. Бертуганы Дамир.
Хатыны Гөлирам Гали кызы, табиб, Балык Бистәсендә туган.
улы Руслан, МГИМО тәмамлаган.
кызы Юлия, телләр белгече, Бөекбританиядә укыган.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Хөрмәт Билгесе ордены
  • «Хәрби хезмәт өчен» ордены
  • Күп санлы медальләр
  • Рф атказанган төзүчесе
  • РФ шәрәфле тимер юлчысы
  • Исемле шәхси корал (РФ саклану министры фәрманы белән)

Әдәбият үзгәртү

  1. Н.Х. Булатов. Йолдызлы йолдызлар. К., 2010.
  2. Татарстан генераллары. Энциклопедик белешмәлек. К.: «Логос» НЙ, 2015.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү