Хәлил Барлыбаев
Туган 5 гыйнвар 1944(1944-01-05)
Йомаш, Баймак районы, БАССР, РСФСР, СССР[1]
Үлгән 18 март 2020(2020-03-18) (76 яшь)
Мәскәү, Россия
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университетының икътисад факультеты[d]
Һөнәре сәясәтче, икътисадчы, РФ Дәүләт думасы депутаты
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре докторы[d]

 Хәлил Барлыбаев Викиҗыентыкта

Барлыбаев Хәлил Әбүбәкер улы (5 гыйнвар 1944 ел — 18 март 2020 ел) — галим-икътисадчы, югары мәктәп, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясе укытучысы. 1992-1995 елларда Башкортстан Республикасының Дәүләт милке белән идарә итү буенча дәүләт комитеты рәисе. Россия Федерациясенең 3нче чакырылыш Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты (1999-2003). Икътисад фәннәре докторы (1992), профессор (1994). Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы (1993).

Биографиясе үзгәртү

Хәлил Әбүбәкер улы Барлыбаев Башкорт АССРның Баймак районы Йомаш авылында 1944 елның 5 гыйнварында туган.

1972 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлаган.

Озак еллар Башкорт дәүләт университетының укытучысы булып эшли. Аннары Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясе профессоры, Россия фәннәр академиясенең Фәлсәфә институтының гыйльми хезмәткәре була.

Хәлил Барлыбаев 2020 елның 18 мартында Мәскәүдә кинәт вафат була[2]

Җәмәгать эшчәнлеге үзгәртү

  • Россия Шахмат федерациясенең ревизия комиссиясе рәисе

Гыйльми хезмәтләре үзгәртү

  • Экономика Башкортостана (баш мөхәррир) (1988, 2003, 2007)
  • Приватизация на пользу народа (1994)
  • Путь человечества: самоуничтожение или устойчивое развитие (Издание Госдумы, 2001)
  • Общая теория глобализации и устойчивого развития (Издание Госдумы, 2003)
  • Глобализация: за или против устойчивого развития (Изд-во РАГС, 2006)
  • Человек, глобализация, устойчивое развитие (Изд-во РАГС, 2007)
  • Человек в потоке универсальной эволюции (Изд-во РАГС, 2008)
  • Интеллектуально-гуманистическая (ноосферная) формация — закономерное будущее человечества (Изд-во РАГС, 2010)
  • Истина и справедливость как системообразующие ценности (2014)

Сылтамалар үзгәртү

  • Барлыбаев Хәлил Әбүбәкер улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.

Искәрмәләр үзгәртү