Хулисса Вильянуэва

Семма Вильянуэва Хулисса (исп. Semma Julissa Villanueva; 12 май 1972 ел, Тегусигальпа) — Һондурас прокуратурасының хөкем медицинасы департаменты җитәкләүче Һондурас табибы.

Хулисса Вильянуэва
Туган 12 май 1972(1972-05-12) (51 яшь)
Тегусигальпа, Һондурас
Ватандашлыгы  Һондурас
Һөнәре эксперт-криминалист

 Хулисса Вильянуэва Викиҗыентыкта

Белеме үзгәртү

Хулисса Вильянуэва Һондурас башкаласы Тегусигальпада 1972 елның 12 маенда туган[1]. Әтисенең тартышу авыруыннан газап чигүен күреп, медицина өйрәнергә карар кыла. Һондураста квалификацияле хөкем медицинасы экспертлары җитешмәвен белгәч, Вильянуэва патологияда махсуслашырга була.

Карьерасы үзгәртү

Вильянуэва 2002 елда хөкем патологы булып эшли башлый, 2013 елда ул Һондурас прокуратурасының хөкем экспертизасы департаментының директоры итеп тәгаенләнә. 2015 елда ул илнең хөкем эшмәкәрлеге эшендә фәнни темаларга багышланган "Revista Científica Forense en Honduras" фәнни журналын булдыру инициативасы белән чыга[2][3].

Вильянуэва Һондураста золым җинәйәтләреннән хатын-кызларны һәм балаларны яклау эшенә актив җәлеп ителә[4]. Балаларга каршы җинаятьләр белән бәйле проблемаларны хәл итү максатында Испания белгечләре белән бергә ул DNA Prokids исеме астында программа әзерли[5]. Вильянуэва Һондурас прокуратурасыннан сертификацияле хөкем-медицина экспертлары әзерләүгә ирешә[6]. Шулай ук ул мигрантларның кәүдәләрен тану өчен ДНК анализы эшендә АКШ Дәүләт департаменты белән хезмәттәшлек итә[7]. Вильянуэва илдә морглар өчен компьютерлаштырылган мәгълүмат базасы индерә[8]. Вильянуэва Һондураста Арлингтон (АКШ, Вирджиния штаты) хәрби зираты өлгесендә беренче зират төзелә, аннан кирәк булмаган яки билгесез мәетләрне эксгумацияләргә һәм исбатлау сыйфатында кулланырга була[9]. Ул бөтен ил территориясендә ачылмаган үтерүләр буенча мәглүмәтләрне эшләү өчен кешеләрнең идентификацион белешмәләренең тулаем милли реестрын эшли. Вильянуэва шулай ук Һондураста сексуаль бәйләнүләр яки шәфкатьсез мөгаләмә корбаннарына үз шәхесләрен ачмаенча гына судта күрсәтмәләр бирергә мөмкинлек тапшыручы Гезелл көзгеләр белән бүлмәләр булдыруга ирешә.

2018 елда ул АКШ дәүләт секретаренең ел саен бирелә торган «Батырлык өчен» халыкара хатын-кыз премиясына лаек була[10] аны аңа Мелания Трамп тапшырды[11][12][13].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. "No me imaginé ni soñé ser la directora de Medicina Forense" (исп.), Diario La Prensa. 17 март 2021 тикшерелде.
  2. Interventora oficializa nombramiento de Semma Villanueva en Medicina Forense (исп.). 17 март 2021 тикшерелде. 2018 елның 25 март көнендә архивланган.
  3. Se lanza la primera Revista Científica Forense en Honduras (исп.). 17 март 2021 тикшерелде. 2018 елның 2 июль көнендә архивланган.
  4. Semma Julissa Villanueva Barahona (VIDEO) (исп.), Diario La Tribuna Honduras (2015-01-24). 17 март 2021 тикшерелде. 2019 елның 21 гыйнвар көнендә архивланган.
  5. Villanueva, la forense hondureña contra la impunidad y el olvido (исп.), El Diario de Caracas. 17 март 2021 тикшерелде.
  6. Médicos de Patología Forense fortalecen capacidades en la Escena del Crimen | Dirección General Medicina Forense Honduras(исп.)(недоступная ссылка).www.mp.hn.Дата обращения: 17 марта 2021.Архивировано 25 марта 2018 года.
  7. Meet the 2018 Worldwide #WomenofCourage - Social Lay (ингл.), Social Lay (2018-03-21). 17 март 2021 тикшерелде. 2018 елның 25 март көнендә архивланган.
  8. Directora forense advierte sobre nuevo sistema informático y estadístico (исп.), Diario La Tribuna Honduras (2017-01-04). 17 март 2021 тикшерелде.
  9. Melania Trump entrega premio a Julissa Villanueva por su valor (исп.), Diario La Tribuna Honduras (2018-03-23). 17 март 2021 тикшерелде.
  10. 2018 International Women of Courage Award Recipients Announced (ингл.), U.S. Department of State. 17 март 2021 тикшерелде.
  11. Melania Trump honors non-U.S. women for courage (ингл.), The Japan Times Online. 17 март 2021 тикшерелде. 2018 елның 14 апрель көнендә архивланган.
  12. Melania Trump honors International Women of Courage at State Dept., CNN. 17 март 2021 тикшерелде.
  13. Meet the 2018 International #WomenofCourage (ингл.), DipNote. 17 март 2021 тикшерелде.