Хосе Апарисио (испан телендә: José Aparicio e Inglada) — испан живописецы, король Фердинанд VII-нең сарай яны рәссамы.

исп. José Aparicio e Inglada
Сурәт
Җенес ир-ат[1]
Ватандашлык  Испания
Испан исемендәге икенче фамилия Inglada[d]
Туу датасы 1770[2][3], 1773[2][4] яки 14 декабрь 1770(1770-12-14)[5]
Туу урыны Аликанте, Валенсия (автономияле төбәк), Испания
Үлем датасы 10 май 1838(1838-05-10)[5]
Үлем урыны Мадрид, Испания
Балалар Esteban Aparicio[d]
Һөнәр төре рәссам
Башкарган вазыйфа придворный художник[d]
Әлма-матер Королевская Академия искусств Сан Карлос[d] һәм Королевская академия изящных искусств Сан-Фернандо[d]
Шәкертләр José Elbo Peñuelas[d]
Укытучылары Жак Луи Давид[d]
Сәнгать юнәлеше неоклассицизм[d]
Әгъзалык Королевская Академия искусств Сан Карлос[d] һәм Королевская академия изящных искусств Сан-Фернандо[d]
Жанр портрет[d]
Әсәрләр җыентыгы Прадо[d], Goya Museum[d], Национальный исторический музей Бразилии[d], Museum of Romanticism[d] һәм Музей Боуз[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Файлы артиста по адресу Frick Art Research Library[d]
Commons Creator бите José Aparicio
 Хосе Апарисио Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1773 елда Аликантеда туган. Живописьне Валенсиядә, Сан-Карлос король нәфис сәнгать академиясендә өйрәнә башлаган. 1793 елда Академиянең “живопись” номинациясендә ел саен бирелә торган премиясен алган. Соңыннан өйрәнүен Мадридта Сан-Фернандо Король нәфис сәнгать академиясендә дәвам иткән.
1796 елда испан сарай янына фаворит Мануэль Годойга дан җырлаучы аллегорик картинаны тәкъдим итә («Годой король Карл IV өчен Базель тынычлык килешүе»нә ирешә), анда тынычлык фаворит король янына алып килә торган матур хатын-кыз кыяфәтендә сурәтләнгән. Бу картина өчен рәссам испан сарай яныннан Парижда һәм Римда укуны дәвам итәр өчен грант алган. Башта ул Парижга барган, анда ул Жак-Луи Давидның беренче испан өйрәнчеге булган.
1807 елда, мөгаен, Парижда 10 ел тирәсе яшәп алып рәссам Римга киткән. Ул Испаниягә француз бәреп керүе турында хәбәрне бик тискәре кабул иткән, яңа король Хосега (Наполеонның ир туганы Жозеф Бонапартка) ант итүдән баш тарткан, шуннан соң Римда арестланган булган һәм анда күзәтү астында берничә ел үткәргән.
Бары тик Наполеонның төшерелүе һәм испан тәхетенә Карл IV-нең варисы Фердинанд VII-нең кайтуы Апарисиога Испаниягә кайтырга мөмкинчелек биргән (1815).
Кайткач, рәссам яңа корольнең шәфкатьләре белән яудырылган булган һәм сарай яны рәссамы дәрәҗәсенә ия булган. Ул Мадридта тора башлаган һәм “Испаниягә дан” картинасы өстендә эшкә керешкән, аңа ул ике ел сарыф иткән. Аннан соң 1829 елда шуның өчен Сан-Карлос Академиясенең “шәрәфле академик” дәрәҗәсенә ия булган “Король Фердинанд VII-нең Санта-Мария портында төшүе” картинасын кертеп тулы рәт патриотик картиналар барган. Тарихи картиналардан тыш ул портретлар ясаган; остаз булган.
Соңрак Апарисио Сан-Карлос академиясенең директоры булган, әмма вазифада озак булмаган. 1833 елда Фердинандның үлеменнән соң яңа либераль хөкүмәт аны өнәп бетерми башлаган, чөнки аны консерватор һәм ретроград дип санаганнар. Ул бөтен постлардан кечкенә генә пенсия белән китәргә мәҗбүр булган.
1838 елда Мадридта фәкыйрьлектә 64 яшендә үлгән.

Галерея

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү