Хессельгрен Керстин

Хессельгрен Керстин (4 гыйнвар 1872 ел, Торсакер, Гестриклинд — 19 август 1962 ел, Стокгольм) — Швеция парламентындагы беренче хатын-кыз депутат (1922). Либераллар тәгъдиме һәм социал-демократлар ярдәме белән сайланган.

швед. Kerstin Hesselgren[1]
Сурәт
Имза
Җенес хатын-кыз[1][2]
Ватандашлык  Швеция
Исем Hesselgren i Stockholm[3]
Туу датасы 4 гыйнвар 1872(1872-01-04)[4][5][6][…]
Туу урыны Хуфорс[d], Евлеборг[d], Швеция[4][7][5][…]
Үлем датасы 19 август 1962(1962-08-19)[4][6][2][…] (90 яшь)
Үлем урыны Кунгсхольм[d], Швеция[4][6][2][…]
Ата [d]
Әһәмиятле кеше Элин Вагнер[8], Нелли Тюринг[d][9], Maria Aspman[d][10], Ада Нильссон[d][11], Альва Мюрдаль[12], Wilhelmina Natalia Palmaer[d][13], Элизабет Тамм[d][14] һәм Elin Sundberg[d][15]
Һөнәр төре сәясәтче, фабричный инспектор, labour inspector
Эшчәнлек өлкәсе women's suffrage in Sweden[d][1]
Башкарган вазыйфа Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Активлык урыны Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Сәяси фирка әгъзасы Объединённая либеральная партия[d][6][3], независимый политик[d][3], независимый политик[d][3] һәм Народная партия[d][3]
Архивлары саклана KvinnSam[d][16]
Әгъзалык Fogelstadsgruppen[d][6], Альянс левых женщин Швеции[d][6] һәм Двенадцать[d]
Бүләкләр
Нинди вики-проектка керә Project Svenskt kvinnobiografiskt lexikon[d]
 Хессельгрен Керстин Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Керстин Хессельгрен Торсакерда (Гестриклинд) табиб Густав Альфред Хессельгрен һәм Мария Маргарет Уорн гаиләсендә туган. Бер тапкыр да кияүдә булмаган.

Башта аны өйдә гувернантка укыткан, соңрак Швейцариядә укый. 1895 елда ул Упсала шәһәрендә фельдшерлар курсын, 1896 елда Стокгольмда укытучылар мәктәбен тәмамлый; 1905 елда Бедфорд көллиятендә санитария инспекторы таныклыгы ала.

1912-1934 елларда Керстин Хессельгрен Стокгольмда санитария инспекторы һәм мәктәп ашханәсе инспекторы (1909-1934) булып эшли. Башта Хессельгрен табиб булырга тели, бу белгечлек белән шөгелләнер өчен нык сәламәтлек кирәк икәнен аңлап, икенче һөнәр сайлый. Керстин санитар инспектор булырга карар итә, шулай итеп ул башкала кешеләрнең яшәү шартларын, саулыгын яхшыртуга үз өлешен кертә ала. Ул вакытта эшчеләрнең яшәү шартлары куркыныч була, Керстин аларны якшыртуга ирешә, шул сәбәпле аны сәяси даирәләрдә дә хөрмәт итә башлыйлар.

1906-1913 елларда Керстин Швеция мәктәп укытучылары җәмгыяте рәисе була. 1913-1934 елларда ул эшче хатын-кызлар белән идарә итү директоры була. 1906 елдан бирле, Швеция җәмгыяте һәм дәүләте өчен бик күп эш башкара.

Сәяси эшмәкәрлеге үзгәртү

1918 елда Хессельгрен Иллис Кворумын ала, 1921 елда беренче биш хатын-кыз Швеция парламентына сайлана. Нелли Тюринг, (социал-демократ), Агда Остлунд (социал-демократ) Элизабет Тамм (либерал), Берта Велин (консерватор) түбән палатага сайлана. Хессельгрен парламентның Югары палатасында бердәнбер хатын-кыз була. 1922-1923 елларда ул үзен либераллар партиясеннән, 1923-1937, 1937-1944 елларда азат депутат дип белдерә.

1939-1944 елларда ул парламентның икенче законнар чыгару комитеты рәисе урынбасары була.

Керстин Хессельгрен , парламент югары палатасында бердәнбер хатын-кыз булганлыктан, үзен бөтен Швеция хатын-кызларының вәкиле дип исәпли. Хессельгрен гендер (җенесләр хокукы) һәм социаль мәсьәләләр белән актив шөгыльләнә: ул хатын-кыз өчен бөтен сәяси өлкәләрдә дә юл ачылу, хатын-кыз эш хакын ирләрнеке белән тигезләү, җенси тәрбияне канунлаштыру, туымны контролдә тоту, абортлар өчен җазаны киметү өстендә эшли. Бу эшмәкәрлеге аңа илдә киң танылу китерә һәм бу мәсьәләләргә Швецияда күп игътибар бүленә башлый. Бу идеяләрнең күбесе остазы Эмилия Бруме тәэсирендә үсә.

Хессельгрен Стокгольмда 90 яшендә вафат була. Гетеборг университеты Керстин Хессельгрен хөрмәтенә читтән килеп эшләүче профессор урыны (Visiting Professorship) булдыра. Ул күренекле социаль һәм гуманитар фәннәр өлкәсендә эшче хатын-кыз тикшеренүчеләргә бирелә[19].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 http://www2.ub.gu.se/kvinndata/portaler/rostratt/pdf/rostrattsfragan.pdf
  2. 2,0 2,1 2,2 Sveriges dödbok 1860–2017 — 7 — Sveriges Släktforskarförbund, 2018.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 Two-Chamber Parliament 1867–1970. — 1985.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 Kerstin Hesselgren — 1917.
  5. 5,0 5,1 Torsåkers kyrkoarkiv, Gävleborgs län, Födelse- och dopböcker, SE/HLA/1010208/C/8 (1862-1874), bildid: A0014819_00179
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 6,5 6,6 Kerstin Hesselgren 1872-01-04 — 1962-08-19 Yrkesinspektör, feminist, riksdagsledamot
  7. перепись населения Швеции 1910 годаRiksarkivet.
  8. Elin Mathilda Elisabeth Wägner
  9. Nelly Maria Thüring
  10. Maria Elisabeth Aspman
  11. Ada Konstantia Nilsson 1872-09-21 — 1964-05-23
  12. Alva Myrdal 1902-01-31 — 1986-02-01
  13. Wilhelmina Natalia Frölander 1858-07-29 — 1951-12-29 Filantrop, folkbildare
  14. Elisabeth Tamm 1880-06-30 — 1958-09-23 Godsägare, rösträttskvinna, riksdagsledamot
  15. Elin Magdalena Sundberg 1880-08-30 — 1965-12-13 Nykterhetsaktivist, rösträttskvinna, lärare
  16. Kerstin Hesselgrens samling
  17. 17,0 17,1 https://phaleristica.com/2016/03/08/kvinnliga-ordens-och-medaljmottagare/
  18. Svenskt kvinnobiografiskt lexikonGöteborgs universitet, 2018. — ISBN 978-91-639-7594-3 — ISSN 2003-0088
  19. Lundberg, Frida (11 February 2010). «Brittisk genusforskare på Kerstin Hesselgrenprofessuren»(үле сылтама). Nationella sekretariatet för genusforskning, Göteborgs universitet. Retrieved 28 May 2015