Хендрик Адамсон (Hendrik Adamson) (1891 елның 6 октябре - 1946 елның 7 марты) - Эстон шагыйре һәм педагог.

Хендрик Адамсон
Туган телдә исем Хендрик Адамсон
Туган 6 октябрь 1891 ел
Эстония
Үлгән 7 март 1946 ел
Эстония
Күмү урыны Helme Cemetery[d]
Ватандашлыгы  Эстония
 СССР
Россия империясе
Һөнәре шагыйрь, язучы, педагог

 Хендрик Адамсон Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Хендрик Адамсон 1891 елның 6 октябрендә Kärstna волосте Метсакура авылы Патси хуҗалыгында тегүче гаиләсендә туган. Аның әти-әнисе хәлле гаиләдән булмый. Ул җирле мәктәпнең иң яхшы укучысы була, ә аннан соң педагогик семинариядә белем ала.

1911 елдан Torma Võtikvere мәктәбендә укытучы булып эшли. 1919-1927 елларда Эстониянең Kärstna авылында башлангыч мәктәптә мөдир булып эшли. Соңрак Адамсон профессиональ язучы, Эстония Язучылар берлеге әгъзасы була.

Хендрик Адамсон эсперанто телен 1929 елга кадәр өйрәнә һәм инде 1930 елда ук бу телдә оригиналь шигырьләр яза башлый. Аның таланты тулысынча Эстония телендә ачыла. Аның Эстониядәге беренче шигырьләре 1913 елдан бирле басыла,үзенең беренче китабын 1919 елда яза. 1934 елда «унике шагыйрь» альманахы басылып чыга, анда Адамсонның унбер шигыре кертелә.

1946 елның 7 мартында вафат була, Эстониянең көньягындагы кечкенә Хельме шәһәрендә Эстония зиратына җирләнә. Язучының әсәрләре рус (Борис Штейн), инглиз һәм итальян телләренә тәрҗемә ителгән.

Иҗаты үзгәртү

Адамсон Көньяк Эстония диалектизмнарын киң файдаланып, Эстония телендә яза. Аның кайбер шигырьләре эсперанто телендә язылган.

Язучының иҗатын «Kuldblond neitsi» (Блондинка) һәм «Roheline sisalik» («Зеленая ящерица», тарта, 1925) романнары тәшкил итә.

Хендрик Адамсон бик күп шигырьләр авторы, шул исәптән:

  • Mulgimaa (1919)
  • Inimen (1925)
  • Dekdu Poetoj (1934)
  • Auli novelaro (1934)
  • Infera regalo kaj Vesperkanto (1979)
  • Auli, eldonejo Iltis, Saarbrücken (1983)

Әдәбият исемлеге үзгәртү

  • Журнал Звезда. 1975. № 8. С. 211—212. Сергей Довлатов. Статья «Поэты Эстонии. Литературное обозрение».
  • Ojalo, Jaan. Hendrik Adamson — 100. En: Norda Prismo 1/1992, с. 6-8.
  • Hando Runnel, «Jooksu pealt suudeldud». Ilmamaa, Tartu 1998; 4 artiklit Adamsonist стр. 208—216 и 315—340.