Хезмәт җитештерүчәнлеге

Хезмәт җитештерүчәнлеге — хезмәт нәтиҗәлелеген характеризулаучы күрсәткеч[1].

Хезмәт җитештерүчәнлеге
 Хезмәт җитештерүчәнлеге Викиҗыентыкта

Башка сүз белән әйткәндә, махсуслаштыру кешеләр тарафыннан үзләренә кирәкле икътисади байлыкларны җитештергәндә, иң беренче чиратта, без хезмәт дип атаган ресурсны оештырганда кулланылган барлык ресурсларның (җитештерү факторларының) җитештерүчәнлеген арттыру ысулына әверелә.

Житештерүчәнлек турында сөйләгәндә, билгеле бер вакыт эчендә икътисади ресурс берәмлеге (мәсәлән, кеше) ирешкән файдалы нәтиҗәне күз алдында тотабыз. Мәсәлән, бер кешенең хезмәт җитештерүчәнлеге бер вакыт берәмлеге эчендә (1 көн, 1 ай яки 1 ел) ул җитештергән әйберләр күләменә тиң була. Ә иген басуының җитештерүчәнлеге 1 ел эчендә 1 га сөрүлек җирдән җыеп алынган уңыш күләме белән исәпләнә.

Махсуслаштыруны тагы да көчәйтү хисабына җитештерүчәнлекне арттыру танылган америкалы инженер һәм эшмәкәр Генри Форд үрнәгендә күзәтелә. Ул, өзлексез (конвейерлы) җитештерүне көйләгәндә, җыю конвейерын куллана.

Нәкъ менә хезмәтне махсуслаштыру һәм шул рәвештә җитештерүчәнлекне арттыру нәтиҗәсендә, кешеләр үзләре өчен кирәк булганга караганда күбрәк әйберләр җитештерә башлаган. Димәк, аларның ул әйберләр белән алыш-биреш ясау, алмашу мөмкинлеге туган һәм бу вакыты-вакыты белән генә түгел, ә даими мөмкинлеккә әверелгән. Әйтергә кирәк, үзләре җитештергәннәр белән алыш-биреш ясау — кешеләрне, ике аякта йөрү яки фикерләү сәләте кебек үк. Җирдә яшәүче башка тереклек ияләреннән аерып торучы үзенчәлекле сыйфат.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Экономика труда: Учебник / Под ред. проф. П. Э. Шлендера и проф. Ю. П. Кокина. — М.: Юристъ, 2002. С.203

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү