Харис Гатиятов

Харис Хафиз улы Гатиятов (14.02.1952, Ямаш, Балык Бистәсе районы, ТАССР, РСФСР байрагы РСФСР, ССРБ) — Балык Бистәсе муниципаль районы Балтач авыл җирлеге башлыгы (2006 елдан), Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1998).

Харис Гатиятов
Туган телдә исем Харис Хафиз улы Гатиятов
Туган 14 февраль 1952(1952-02-14) (72 яшь)
Ямаш, Балык Бистәсе районы, ТАССР, РСФСР байрагы РСФСР, ССРБ
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ > Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре икътисадчы, җитәкче
Ата-ана
  • Хафиз (әти)
Бүләк һәм премияләре Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1974 елда авыл хуңалыгы институтының икътисад бүлеген тәмамлаганнан соң хезмәт юлын туган авылы Ямашта “Татарстан” колхозында икътисадчы булып башлый. Эшли башлаган елларында ук Республикада беренчеләрдән булып яңача эшләү тәртипләре кертә.Яңалык буенча аңа авыл хуҗалыгы министрлыгында коллегияләрдә еш чыгыш ясарга туры килә. “Татарстан” колхозында яңалыкларны өйрәнү семинарлары уза башлый. (Бабам сөйләгәннәрдән алып язылды). Бу яңалыкны өйрәнүгә Мәскәү авыл хуҗалыгы министрлыгының экономика белгечләре дә килә. Районның яхшы экономисты дип, рәсеме почет тактасына куела. Аның тырышлыгын күреп, Күки, Ямаш, Балтач авылларын берләштергән “Татарстан” колхозына председатель итеп сайлыйлар. Бу 1981 ел була. Эшли башлауга ферма биналарын яңарта, амбарлар, ашлык киптерү урыннары, подваллар, машина – трактор парклары төзетә. Сөт җитештерү, ит сату буенча колхоз алдынгылар рәтендә бара. Район җитәкчеләренең ышанычын тырыш хезмәте белән аклый бабам(сынатырга ярамый иде дип искә ала бабам). Күп тә үтми Татарстан Республикасы Президенты указы белән авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары һәм озак еллар нәтиҗәле эшләгән өчен “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән исем бирелә. Колхозлар бетерелгәч 2005 елдан бүгенгә кадәр бабам авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкара. Бу эшендә дә бабам, авыл халкының яшәү шартларын яхшыпту өчен бөтен тырышлыгын куеп эшли. Юлларга асфальт җәелгән, өйләргә су кергән, урам баганалырнда иртән сүнеп, кич кабына торган утлар яна. Урамнар яп-якты. Яңа ел, сабантуйлары югары дәрәҗәдә үтә. Җиде ел рәттән (халык аны куңелле Сабантуй дип атый) күңелле бәйрәм үткәрелә. Анда җыр-бию, күңелле уеннар, төрле ярышлар, снегоходлар узышы, чаңгы ярышлары уза. Инде ике ел рәттән ТНВ каналыннан килеп төшерделәр, һәм күрсәттеләр. 2020 елда авыл җирлекләре арасында “Яңа елга иң матур бизәлгән авыл җирлеге” конкурсында Юлсубино авыл җирлеге беренче урынны яулады. Ямаш авылында яңа мәдәният йорты төзелде (2014 ел). 2019 елда Юлсубино авылы мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды, шәһәр мәдәният сарайларыннан ким түгел. Авылыбыз халкы тырыш, ойләр матур, яңа йортлар салалар. Шәһәргә китеп анда гомер иткән кешеләр дә туган нигезләренә кайтып, өйләрен яңартып авылга кайта хәзер.

Казанышлары

үзгәртү
  • 1980 елда КПСС өлкә комитетының карары белән исеме Республиканың Почет тактасына кертелгән.
  • 1998 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы дигән исем бирелгән.
  • 2002 елда “Алтын йөрәкле кеше” район конкурсында лауреат исеме алган. Диплом белән бүләкләнә.
  • 2012 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы председателе Ф.Х.Мухаметшинның Рәхмәт хаты бирелгән (Юлсубино авыл җирлегенә керткән хезмәтләре өчен).
  • 2012 елда Бердәм партиясе Татарстан региональ бүлеге полит Советының мактау грамотасы белән бүләкләнгән (Партиянең авторитетын күтәрүдә үзеннән зур өлеш керткән өчен).
  • 2013 елда “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен” медале белән бүләкләнгән.
  • 2016 елда Балык – Бистәсе муниципаль районы Башлыгы Валиев И.У. ның җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
  • 2019 елда Бердәм Россия партиясенең Татарстан региональ бүлеге полит Советы “Лидер года 2019” дипломы белән бүләкләнгән.
  • 2020 елда “Татарстан АССР төзелүгә 100 ел” медале белән бүләкләнгән.

Барлык медальләре, дипломнары саклана шул чыганаклардан укып язылды.

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү