Хан юлы — татар балалар уены.

Хан юлы
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык
түбән

Уйнау тәртибе үзгәртү

Балалар кулга-кул тотышып ярымтүгәрәк ясыйлар. Ярымтүгәрәкнең ике кырыенда калган ике бала кара-каршы түбәндәге такмакны көйләп әйтәләр:

— Күктә, күктә ниләр бар?
— Күктә күгәрченнәр бар.
— Сандыгында ниләр бар?
— Җофар белән шикәр бар.
— Шикәреңне бирсәнә?
— Ник бирәем мин сиңа?
— Җофарыңны бирсәнә?
— Ник бирәем мин сиңа?
— Хәбибулла кыз сорый.
— Таныганыңны ал да кит.
— Кая миңа хан юлы?
— Менә сиңа хан юлы. (Хан юлын күрсәтә.)
— Уртасында суы бар.
— Аягың булса, атлап чык.
— Кырыенда елан бар.
— Кылычың булса, кый да чык!

Шулай дигәч, каршы яктагы бала, кулын җибәрмичә иптәшләрен ияртеп, «Кыйгак, кыйгак» дип, әле күрсәткән урыннан чыгып, тагын ярым түгәрәк хасил итә. Бу вакытта икенче башта торган баланың кулы берсе өстенә берсе менеп чолганып кала. Балалар тагы шул ук такмакны көйләп кара-каршы әйтешәләр дә, теге бәйләнгән бала яныннан чыгып, аның күршесен дә шулай арты белән әйләндереп, кулларын чалындырып калдыралар. Уенда ничә бала булса, шуларның барысын да бәйләп чыгалар. Шуннан соң иң кырыйда торып, такмак әйткән баланың берсе бәйләнгән баланы тотып: «Бу нигә бәйләнгән?» — ди. Икенче баштагысы берәр сәбәп әйтә. Мәсәлән: «Әнисе кунакка алып бармаган өчен», — ди. Шулай дисә, икенчесе бәйләнгән балага: «Алып барганын көт!» — ди дә ычкындырып бетергәнче уен дәвам итә.

Чыганаклар үзгәртү