Фәрд

Шәрык шигъриятендә иң кечкенә жанр атамасы. Бербөтен фикер мөстәкыйль икеюллык шигырьдә гәүдәләндерелә

Фәрд (икеюллык) — Шәрык шигъриятендә иң кечкенә жанр атамасы. Бербөтен фикер мөстәкыйль икеюллык шигырьдә гәүдәләндерелә. Гадәттә фәрд өчен афористик яңгыраш хас.

Рифмалашуы аа шәкелендә (сирәк кенә булса да, аб схемасыда очрый).

Татар шигъриятендә Сәйф Сараи, Габдулла Тукай, Дәрдемәнд, Равил Фәйзуллин һәм башка шагыйрьләр фәрдәләрне кулланганнар.

Чыганаклар үзгәртү

  • Әдәбият белеме сүзлеге / Төз.-ред. А.Г.Әхмәдуллин. Казан, 1990.