Франциянең Көньяк һәм Антарктик территорияләре
Франциянең Көньяк һәм Антарктик территорияләре (фр. Terres australes et antarctiques françaises, TAAF, тулы исем Territoire des Terres australes et antarctiques françaises) — Франциянең аерым диңгезарты административ-территориаль берәмлеге. Амстердам архипелагы, Крозе утраулары, Кергелен архипелагы, Эпарсе утраулары һәм Аделя җиреннән гыйбарәт. Халыкара җәмгыять Франциянең Аделя җиренә хокукларын танымый.
Байрак
| |
Халык саны | 196 (2012) |
---|---|
Нигезләнгән | 6 август 1955 |
Сәгать кушагы | UTC+04:00, UTC+05:00, UTC+10:00 |
Рәсми тел | француз теле |
География | |
ИҖБ | Франция, Көньяк Һинд океаны иминлек һәм оборона зонасы |
Мәйдан | 7,829 км² |
Координатлар | 43°S 67°E |
FR-TF | |
Икътисад | |
Акча берәмлеге | евро |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң |
ISO 3166-1 коды | TF |
Интернет домены | .tf |
Тарих
үзгәртү1774 елда Франция Кергелен архипелагын үз биләмәсе дип игълан иткән. 1892 елда Глорьез утравы Франция милке булып киткән. 1897 елның октябрендә Бассас-да-Индия, Европа һәм Жуан-ди-Нова утраулары Франция составына кертелгәннәр. 1924 елда Сен-Поль һәм Амстердам утраулары Мадагаскар (ул вакытта Франция колониясе) составына күчерелгәннәр, әмма 1955 елда утраулар кире Франциягә күчкәннәр; Кергелен, Крозе архипелаглары һәм Аделя җире белән бергә алар диңгезарты биләмә итеп игълан ителгәннәр һәм административ мөхтәрияткә ия булганнар.
Административ бүленеш
үзгәртүокруг | Административ үзәк | Халык саны, кеше | Мәйдан, км² | ||
---|---|---|---|---|---|
Кыш | Җәй | ||||
Сен-Поль һәм Амстердам утраулары | Мартин-де-Вивье | 25 | 45 | 61 | |
Крозе утраулары | Альфред-Фор | 25 | 45 | 352 | |
Кергелен архипелагы | Порт-о-Франсэ | 70 | 110 | 7215 | |
Аделя җире | Дюмон-д’Юрвиль | 30 | 110 | 432 000 | |
Эпарсе утраулары | Сен‑Пьер | — | — | 38,6 | |
ФКАТ | Сен‑Пьер | 150 | 310 | 439 781 | |
Чыганак: Organigramme des Terres australes et antarctiques francaises 2013 елның 3 декабрь көнендә архивланган. (фр.) |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ (Аделя җирен исәпләмичә)