Франсиско де Паула Ван Хален

Франсиско де Паула Ван Хален (испан телендә: Francisco de Paula Van Halen y Gil) — испан живописецы, королева Изабелла II-нең сарай яны рәссамы.

Җенес ир-ат
Ватандашлык  Испания
Испан исемендәге икенче фамилия Gil[d]
Туу датасы 3 март 1814(1814-03-03)
Туу урыны Вик (Барселона)
Үлем датасы 11 февраль 1887(1887-02-11) (72 яшь)
Үлем урыны Мадрид, Испания
Һөнәр төре рәссам
Әлма-матер Королевская академия изящных искусств Сан-Фернандо[d]
Әгъзалык орден Изабеллы Католической[d]
Бүләкләр
командор ордена Изабеллы Католички
Әсәрләр җыентыгы Прадо[d], Библиотека-музей Виктора Балагера[d], Карнавале[d] һәм Museo de la Trinidad[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Файлы артиста по адресу Frick Art Research Library[d]
Commons Creator бите Francisco de Paula Van Halen[1]
 Франсиско де Паула Ван Хален Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1814 елда Каталониядә, Вик шәһәрендә туган. Исемен Паоладан Франциск әүлиясе хөрмәтенә алган. Төрле елларда төрле армияләрдә, шул исәптән рус армиясендә дә хезмәт иткән фламанд чыгышлы испан хәрби җитәкче-авантюрист Хуан ван Халенның (1788—1864) туганы (кайбер мәгълүмат буенча – энесе, башка мәгълүмат буенча – улы). Барселонада үскән һәм шунда ук живопись белән мавыга башлаган. Аннан соң Мадридка күчкән, анда Сан-Фернандо король нәфис сәнгать академиясенә кергән. 1838 елда, 2 яшендә беренче мәртәбә җәмәгать күргәзмәсендә әсәрләренең берсен тәкъдим иткән.
Рәссам-иллюстратор буларак күп эшләгән, мәшһүр Мадрид журналлары белән хезмәттәшлек иткән; әмма күбесенчә баталь һәм тарии сәхнәләре өчен ат казанган. 1851 елда королева Изабелла II-нең сарай яны рәссамы дәрәҗәсен алган һәм Сан-Фернандо Академиясенең әгъзасы булып сайланган. 1860 елдан бирле моңа кадәр күптән түгел королева боерыгы белән оештырылган ел саен Милли нәфис сәнгать күргәзмәсендә регуляр катнашкан. Королева шулай ук аның рәт картинасын сатып алган, аларның кайберләре Мадридның Королевский һәм Сенат сарайларын һаман да бизәп тора. Рәссам Изабелла Католик Ордены кавалеры булган.
Ван Хален 1887 елда Мадридта үлгән.
Туган шәһәре Викта аның хөрмәтенә урам аталган.

Галерея

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү