Фосфорлы ашламалар

Фосфорлы ашламаларминераль ашламалар. Аларга гади суперфосфат, фосфор оны, перфосфат, преципитат, икеле суперфосфат һ.б. керә.

Фосфорлы ашламалар

Үсемлекләр өчен файдасы үзгәртү

Фосфор- үсемлекләр өчен бик кирәкле элемент. Ул аларның үсеш чорында, җимеш биргәндә мөһим роль уйный. Күзәнәк төше бүленүендә катнашучы аксымнар составына кереп, ул үсемлектә җимшән, суганча, тамыразыкларның формалашуына булыша, туклыклы матдәләрнең яфраклардан җимешләргә агышын көчәйтә, үсемлекнең салкынга һәм корыга чыдамлыгын арттыра, крахмал, майлар һәм шикәрне үсемлектә туплап, тәмен яхшыртуга сәбәпче була. Фосфорлы ашламалар кулланганда җимешләр дә тизрәк өлгерә.

Фосфор җитешмәгәндә, яфракларның төсе тоныклана, алар кечерәяләр, тамырлар начар үсеш ала һәм уңыш та күпкә кимрәк җыеп алына.

Фосфорлы ашлама төрләре үзгәртү

Суперфосфат үзгәртү

Суперфосфат- суда чагыштырмача озак эри торган ашлама. Аны сатуга гади суперфосфат, гранулаланган гади суперфосфат, икеле гранулаланган гади суперфосфат рәвешендә чыгарырга мөмкиннәр. Суперфосфат туфракны әчеләндерми.

Аларның составларында фосфор:

Гади суперфосфат Гранулаланган гади суперфосфат Икеле гранулаланган гади суперфосфат
14% - 19,5% 20% 42%-46%

Фосфорит оны үзгәртү

Фосфорит оны- суда авыр эри торган карасу- соры порошок. Аның составында фосфор 19% тан алып 30% ка кадәр булырга мөмкин. Фосфорит оны гади рәвештә үсемлекләр тарафыннан авыр үзләштерелә, ләкин туфракның әчесе аны җиңел үзләштерелә торган халәткә китерә ала. Шуның өчен фосфорит онын әче туфракта кулланырга кирәк, селтеле һәм нейтраль тирәлектә ул файдасыз.

Преципитат үзгәртү

Преципитат- 20%- 30% ка фосфордан торучы ашлама. Суда эреми, туфракта фосфорит онына караганда яхшырак үзләштерелә.

Куллану үзгәртү

Фосфорлы ашламалар гадәттә көз көне, туфрак эшкәрткәндә кулланыла. Куллану күләме туфракның үзенчәлекләренә бәйле була. Икеле гранулаланган суперфосфат гади гранулаланган суперфосфатка караганда ике тапкыр кимрәк кертелә. Тирес кергән бакчага фосфорлы ашламалар гади бакчадан шулай ук ике тапкыр азрак кирәк.

Чыганаклар үзгәртү

  • Зыятдинов Ф. С., Ямь һәм тәм, яки Яшелчә бакчасы, Казан: «Яз» нәшрияты, 2011