Флүрә Солтанова (25 гыйнвар 1966 ел) — журналист. Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2003). Шәһит Ходайбирдин исемендәге Хөкүмәт премиясе лауреаты (2009). Рәсәй Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының Журналистлар берлеге әгъзасы (1999).

Флүрә Солтанова
Туган 25 гыйнвар 1966(1966-01-25) (58 яшь)
Ашказар, Сабыровский сельсовет[d], Зилаер районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре журналист
Бүләк һәм премияләре Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2003), Шәһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты (2009)

Биографиясе үзгәртү

Флүрә Мәхмүтҗан кызы Солтанова 1966 елның 25 гыйнварында Башкорт АССРның Зилаер районы Ашказар авылында туган.

Урта мәктәпне тәмамлагач, 19831984 елларда «За коммунизм» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли.

1985 елдан «Башкортстан пионеры» гәзите (хәзер — «Йәншишмә»), 1988 елдан — «Совет Башҡортостаны» гәзите хезмәткәре. 1990 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге үзгәртү

Хезмәт юлын «Башкортстан» ДТРК‑ның радиотапшырулар студиясендә дәвам итә: мөхәррир, хәбәрче, олуг мөхәррир, комментатор була.

2002 елдан — «Башкортстан» телерадиокомпаниясе дәүләт унитар предприятиесендә эшли.

2003 елда «Салават эзләре буйлап» Башкортстан Журналистлары экспедициясендә катнаша.

"Олы Башкортстан", «Ядкәр» радиотапшырулары, республикадан читтә яшәүче башкортларның тормышына багышланган «Ерак араларны якынайтып», «Ватандашлар» телетапшырулары, шулай ук тарих, мәдәният, башкорт халкының билгеле шәхесләренә багышланган тапшыруларның авторы һәм алып баручысы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2003)
  • Шәһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты (2009)

Сылтамалар үзгәртү