Флүзә Морзабаева

Морзабаева Флүзә Рәҗәп кызы (25 сентябрь 1950 ел) — журналист, шагыйрә. Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2003). Журналистлар (1996), Язучылар берлеге (1999) әгъзасы[1].

Флүзә Морзабаева
Туган 25 сентябрь 1950(1950-09-25) (73 яшь)
Авыргазы районы, БАССР, РСФСР, СССР яки Морадым
Ватандашлыгы  Россия
Башкортстан
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре журналист, шагыйрь
Эш бирүче Башкортстан

Биографиясе үзгәртү

Шагыйрә, журналист Флүзә Рәҗәп кызы Мырзабаева (баш. Мырҙабаева Флүзә Рәжәп ҡыҙы) 1950 елның 25 сентябрендә Башкорт АССРның Авыргазы районы Иске Морадым авылында (хәзерге Башкортстан Республикасының Морадым авылында) туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, Гафури районының «Йолдыз» газетасында эшли. Кечкенәдән китап, газета укырга һәвәслеге, үзенең дә иҗатка омтылышы Башкорт дәүләт университетына укырга алып килә. Аны уңышлы тәмамлап, хезмәт юлын матбугат белән бәйли.

1973 елдан «Звезда», 1980 елдан — «Башкортстан» гәзите редакциясендә эшли.

1999 елда бүлек мөдире итеп билгеләнә. 2007-2008 елларда «Панорама Башкортостана» журналы редакциясендә тәрҗемә бүлеге мөдире[1]. Флүзә Морзабаева матбугатта басылган мәкаләләр, иҗади портретлар, публицистик җыентыклар, шигъри әсәрләр авторы. Ул әдәбият, очерклар остасы булып таныла. Шигырьләрендә туган як табигате тасвирлана, шагыйрәнең кичерешләре шулар аша ачып бирелә[2].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

— Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре.

Шәһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты

— Галимҗан Ибраһимов исемендәге әдәби премия лауреаты[1]

Төп әсәрләре үзгәртү

1. «Гомер агышлары, кеше язмышлары...» (2005)

2. «Заман чыңы җиһан-күкләрдә» (2010)

3. «Могҗизалы дөньям» (2000)

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Морзабаева Флүзә Рәҗәп кызы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
  • Флүзә Морзабаевага 70 яшь