Фирүз Меһта

Фирүзшаһ Дорабҗи Меһта Һиндстанда туган дини темаларга язучы һәм лекцияләр бирүче булган. Ул шулай ук астрономия, шигърият һәм фәлсәфәне кертеп күп башка темалар белән дә кызыксынган.

Фирүз Меһта
Туган 1 октябрь 1902(1902-10-01)
Кхамбхат[d], Ананд (округ)[d], Гөҗәрат, Һиндстан
Үлгән 2 май 1994(1994-05-02) (91 яшь)
Лондон, Бөекбритания
Ватандашлыгы Flag of India.svg Һиндстан
British Raj Red Ensign.svg Британия Һиндстаны
Индия берлеге[d]
Әлма-матер королевский колледж Коломбо[d] һәм Тринити көллияте[d]
Һөнәре автор

Иртә тормышыҮзгәртү

Ул Һиндстанда, Гөҗәратта Камбейда Парси Зәрдөштлек тарафдарлары әти-әнисеннән туган булган һәм Зәрдөштлек дине буенча тәрбияләнгән булган.
Аның кечкенә малай чагыннан барлык дөнья диннәрендә кызыксынуы теоретик белем белән генә чикләнмәгән булган. Диннең Йөрәге булган Хакыйкатьне ачуны игътибар үзәгендә тотып ул бериничә бөек диннең тышкы һәм эчке дисциплинасын практикалаган.

Белем алуыҮзгәртү

Коломбода Патша Колледжында укуыннан соң ул Кембриджта Өчлек Колледжында грант откан. Грант туу сертификаты булмауга күрә рөхсәт ителмәгән булган. Гәрчә Лордлар Пулатына кадәр җитсә дә, грант бирелмәгән булган. Ахыр чиктә шәхси иганәчелек тәэмин ителгән булган һәм ул укуын башлый алган. Кембриджта соңгы елы вакытында ул авырып киткән һәм укуын дәвам итә алмаган. Егерме алты ел соңрак, бары тик ун атна укыганнан соң, ул тарих буенча нәтиҗә имтиханын узган һәм магистр дәрәҗәсенә ия булган.

ПианистҮзгәртү

1924 елдан 1932 елга кадәр ул дөньяда танылган пианист Соломоннан фортепиано өйрәнгән һәм Һиндстанда һәм Берләшкән Корольлектә соло концертлар биргән. Шуннан соң тагын авырып киткән һәм концерт пианисты һәм фортепиано укытучысы буларак карьерасын дәвам итә алмаган. Дирижёр Зубин Меһта аның иң иртә фортепиано өйрәнчекләрнең берсе булган.

ФәлсәфәҮзгәртү

Шул вакытта ул ритмик хәрәкәт һәм сулау аша сәламәтлекне һәм үзеңне чагылдыруны тәэмин итәр өчен үз физик тәрбия системасын уйлап чыгарган һәм шул ысулны унбиш ел өйрәткән. Англия крикет капитаны Ч.Б.Фрай һәм Англия Халык Биюе һәм Җыр Җәмгыяте президенты Дуглас Кеннеди кебек төрле кешеләр аның дәресләренә килгән.
Иртә бала чагыннан Фирүз Меһта дин һәм фәлсәфә белән дәртле кызыксынган һәм күп ел дәвамында Теософия Җәмгыятендә катнашкан. 16 яшендә ул Коломбо тармагын җитәкләгән. 1956 елда аның беренче төп китабы Early Indian Religious Thought (Иртә Һиндстан Фикере) нәшер ителгән булган. Бары тик 1976 елда, Һиндстанда киң өйрәнү, тикшерү һәм сәяхәттән соң ул барлык дини тәҗрибә өчен уртак тәгълимат Дин Йөрәген тәмамлаган. Бу еллар дәвамында аның көньяк Лондон өе Дилкушага Көнчыгыш диннәр буенча киңәш өчен еш Физика Таосы авторы Фритьоф Капра һәм башкалар булган. Шуннан соң тагын өч китап Zarathushtra(Заратуштра) (1985), Buddhahood (Буддачылык) (1988) һәм Holistic Consciousness (Бөтенлек Аңы) (1989) нәшер ителгән булган.
Хәзерге фәнни фикернең белеме һәм Һиндстанда да, Бөекбританиядә дә яшәү тәҗрибәсе белән төп диннәрне (билгеләп әйткәндә Христианлык, Буддачылык, Зәрдөштлек, Һиндстан һәм Кабаланы) өйрәнүе аша Фирүз Меһта фән һәм дин тармаклары арасында күпер генә салмаган, ә шулай ук Көнчыгыш һәм Көнбатышның мәдәни мирасын бәйләгән.
Тормыш вакытында ул Англиядә, Нидерландлар, Германия, Һиндстанда һәм Лондонгы йортында Дилкушада галимнәр җәмгыятьләренә, университет студентларына, мәктәпләргә һәм конференция үзәкләренә өч меңнән артык лекция биргән.
Фирүз Меһта гел гуру яки нинди дә булса хәрәкәтнең җитәкчесе буларак түгел, ә юлдаш өйрәнчек булырга тиеш дип раслаган. Ул һәр шәхесне уникаль дип караган һәм аның тормышы аша хакыйкатьне ачкан.

БиблиографияҮзгәртү

  • Early Indian Religious Thought (Иртә Һиндстан Дини Фикере) (1956)
  • The Heart of Religion (Дини Йөрәк) (1976)
  • Zarathushtra: The Transcendental Vision (Заратустра: Трансцедент Караш) (1985)
  • Buddhahood (Буддачылык) (1988)
  • Holistic Consciousness (Бөтенлек Аңы) (1989)

Соңрак басмаларҮзгәртү

  • Insight into Individual Living (Шәхси Җан иясенең эчкесенә караш) (1995)
  • The Oakroom Talks on Buddhism (Имәннәр пространствосында Буддачылык турында сөйләшүләр) (1998)

Тышкы сылтамаларҮзгәртү