Фирүзә Зинәтуллина

Зинәтуллина Фирүзә (1968 елның 18 марты, СССР, РСФСР, Пермь өлкәсе, Барда районы, Күгия (Күвья)) ― Татарстанның атказанган артисты (2009 ел).

Фирүзә Зинәтуллина
Туган телдә исем Зинәтуллина Фирүзә Шәрипҗан кызы
Туган 18 март 1968(1968-03-18) (56 яшь)
СССР, РСФСР, Пермь өлкәсе, Барда районы, Күвья
Милләт татар
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган артисты

 Фирүзә Зинәтуллина Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1968 елның 18 мартында Пермь өлкәсе Барда районы Күгия (Күвья) авылында Шәрибҗан Ягъфәровның ишле гаиләсендә бишенче бала булып туа Әти-әнисе сәнгать ярата торган кешеләр. Театрга, сәхнәгә мәхәббәтне әти-әнисе  тәрбияли. Фирүзә максатчан кыз була. Мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Кечкенә вакытта ук радиодан спектакльләр тыңларга ярата, балачактан балерина булырга хыялла.  Гел сәхнә тирәсендә йөри, артист булырга хыяллана, шуңа да мәктәптән соң театр училищесына керә.  Училищеда укыганда, музыка дәресләренә бик теләп йөри. 1995 елда Казан театр училищесын тәмамлый.  Театр училищесында укыганда  Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрына спектакльләр карарга йөри.  Шуннан аны театрга эшкә чакыралар.

2018 елда Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлый.

Фирүзә Зинәтуллина киноларда да күп төшә. Беренче кино роле -  Фәрит Дәүләтшинның «Бичаракай» фильмында 2нче хатын роле. Аннан соң «Мәдинә», «Собака» , “Гыйшык алмасы” һ.б  фильмнарында уйный.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында 1995 елның апреленнән эшли. Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры Ренат Әюпов, Татарстанның атказанган артисты Фирүзә Зиннәтуллинаның 50 яшьлегенә багышлап, Владимир Гуркин әсәре буенча «Мәхәббәт күгәрченнәре» комедиясен сәхнәләштерә.  Ир белән хатын ролен Илфат Камалиев белән Фирүзә Зиннәтуллина башкара.

Бүләкләре үзгәртү

  • Татарстанның атказанган артисты (2009 ел)
  • Татарстан Республикасы Хөкүмәте Грантының "Таяныч һәм абруй" номинациясе җиңүчесе (2017 ел).
  • Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты (2018)

Рольләре үзгәртү

  • Җамал – "Сандугачлар килгән безгә" ( И.Юзеев, 1989 ел);
  • Шүрәле – "Тозакка төшкән аучы" (Н.Дәүли, 1989);
  • Мәфтуха – "Үги кыз" (Ә.Әхмәт, 1990);
  • Зөбәрҗәт – "Уеннан уймак" (Ш.Зәйни, 1990);
  • Куян – "Кадерне белмәүче бурсык" (Н.Новосельская, Ә.Камал тәрҗ., 1992);
  • Луиза, Лилия – "Хыялдагы дөнья" (Ф.Галиев. 1993);
  • Көрән – "Керпе малае дуслар эзли" (Р.Корбан, 1995);
  • Масса – "Башмагым" (Т.Гыйззәт, 1995);
  • Зәйтүнә, Шәфкать туташы – "Тайгак кичү" (И.Сәләхов, инс.Ф.Галиев, 1996);
  • Зәйтүнә – "Үп мине, Зәйтүнә" (Н.Кәримова, 1996);
  • Нәфисә – "Яшен чаткысы" (Ш.Сарымсаков. 1996);
  • Маша – "Әй. Син, исәнме?" (Г.мамлин, тәрҗ. С.Шәкүрова, 1997);
  • Клавдия Васильевна – «Шау-шулы көн" (В.Розов, Ә.Хәйри тәрҗ, 1997);
  • Убырлы, Кар кызы – "Мисс Убырлы" (Ф.юГалиев, 1997);
  • Света – "Түбә" (А.Галин, 1998);
  • Тузан бөртеге – "Кояш нуры" (А.Попеску, 1998);
  • Валя – "Кызлар-йолдызлар" (Н.Рәкыйпов, Ф.Хәбибуллин инс., 1998);
  • Акмаңгай – "Борын-борын заманда" (Аманулла, 1999);
  • Сөмбелә – "Мәхәббәт өчпочмагы" (Ф.Галиев):
  • Табиб – "Босния хатыннары" (Н.Араз, Р.Мөхәммәтдинов тәрҗ., 1999);
  • Нурия Дәүләтова – "Дөреслекме бу?" (И.Бикбулатова, 1999);
  • Сандугач, Кыз – "Хикмәт бабай хикмәтләре" (А.Гаделшин, 2000);
  • Гүзәл, Шүрәле анасы – "Шүрәлеләр ни атлы?" (Г.Гыйльманов, 2000);
  • Һомай ана – "Кар кызының бәхете" (Г.Гыйльманов, 2000);
  • Җенлебикә – "Гүзәл Аппаксылу" (Р.Сәгъди, 2001);
  • Эльмира – "Тартюф" (Ж.-Б.Мольер, Н.Исәнбәт тәрҗ. 2001);
  • Алсу – "Узма яшьлек заяга" (Ф.Галиев, 2002);
  • Убырлы – "Светофорда кунакта" (Аманулла, 2002);
  • Алтынбәкнең дус егете – "Алтынбәк һәм Су кызы" (М.Гыйләҗев, 2002);
  • Земфира – "32 нче март" (Р.Садриев, М.Сафин, 2002);
  • Бай хатыны – "Тапкыр егет" (Д.Аппакова, 2003);
  • Тавык – "Килмешәк" (Х.Ибраһим, 2003);
  • Ат, Бүре баласы – "Алмачуар" (Ф.Галиев, 2004);
  • Карга – "Кар иле патшабикәсе" (Е.Шварц, 2004);
  • Җомабикә – "Кыю кызлар" (Т.Гыйззәт, 2004);
  • Тәмлетамак – "Гашыйк буласым килә" (Т.Миңнуллин, 2005);
  • Кыз – "Сержант" (И.Сираҗи, 2005);
  • Ләйлә – "Амазонка һәм Айдар" (И.Зәйниев, 2006);
  • Ана. Шәфкать туташы – "Печән базары" (Р.Әюпов, 2006);
  • Массовка – "Король Лир" (У.Шекспир, Н.Исәнбәт тәрҗ., 2006);
  • Массовка – "Серле балдак маҗаралары" (М.Закирова. 2006);
  • Чегән, Җил – "Алхимик" (П.Коэльо, 2007);
  • Зөләйха – "Йосыф-Зөләйха" (К.Гали, Н.Гайнетдин инс., 2007);
  • Бүре – "Урман клаб" (И.Зәйниев, 2007);
  • Әсмабикә (Р.Ваһаповның әнисе) – "Умырзая" (Р.Харис, 2008);
  • Убырлы карчык – "Кышкы әкият" (Ш.Фәрхетдинов, 2008);
  • Люция, официантка – "Ир, егет, чмбәркәй һәм тәрәзә" (2008);
  • Кәҗә, Бәти – "Бүре Кәҗә" (Р.Корбан, 2008);
  • Акбиби – "Ничек миллионер булырга?" (М.Гыйләҗев, 2009);
  • Галимәбану – "Галиябану" (М.Фәйзи. 2009);
  • Миңнури – "Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз" (И.Юзеев, 2010);
  • Су анасы – "Илдус Windows» (Р.Харис, 2010);
  • Сәрия – "Нигез ташлары" (Т.Миңнуллин, 2012);
  • Куян – "Ак Барс маҗаралары" (Х.Ибраһим, 2012);
  • Эт – "Супер Светофор" (Аманулла, 2013);
  • Ирада Тибальдовна – "Әйдә барыйк. Кызлар карыйк" (Р.Вәлиев, 2013);
  • Луиза Ибәтовна – "Казан ятиме" (Р.Зәйдулла, 2014);
  • Сөт анасы – "Айрыз батыр" (Р.Зәйдулла, 2015);
  • Марго – "Артист" (Р.Зәйдулла, 2016);
  • Гөлсирин – "Гашыйклар утравы" (Р.Сәгъди, 2016);
  • Нурзадә Мөбәрәковна – "Супер кияү" (Т.Миңнуллин, 2017).
  • Надия – "Мәхәббәт күгәрченнәре" (В.Гуркин, тәрҗ.Х.Ибраһим).
  • Резеда - "Шәй-бу! Шай-бу!" (К. Кәримов, 2019)
  • Индеец - "Питер Пэн" (Дж. М. Барри, Р. Нәҗмиев инсц.)
  • Халисә - "Корт" (Ф.Галиев, 2020))

Фильмография үзгәртү

  • 2020 — «Сөмбел» (режиссерлар Рәшит Маликов, Рамил Фазлыев; Татаркино)

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү