Фашизмга каршы көрәш көне (Хорватия)

Фашизмга каршы көрәш көне (хорв. Dan antifašističke borbe) — Хорватиядә уздырыла торган дәүләт бәйрәме. 1991 елда гамәлгә куела. Ул 1941 елның 22 июнендәге вакыйгаларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә[1]. Хорватиядәге беренче партизан отряды Сисак шәһәре янындагы Брезовица урманында оештырыла, бу оккупацияләнгән Ауропа территориясендәге беренче антифашистик оешма була.

Фашизмга каршы көрәш көне
Рәсми исем Фашизмга каршы көрәш көне
Кабул ителү урыны Хорватия
Башлана 22 июнь
Франья тарлавыгында партизан лагере Франья партизан хастаханәсе (Словения)

Беренче сисак партизан отрядында 77 кеше исәпләнелә. Отряд командиры Владо Янич-Цапо, комиссары Мариян Цветкович була. Хорватия армиясенең булачак генералы Янко Бобетко да отряд әгъзасы булып тора. Беренче бөтендөнья сугышы тәмамланганда отрядның 30 әгъзасы исән була.

Сисак партизан отрядының оешуы Хорватиядәге антифашистик көрәшнең башлангычы булып тора, әлеге көрәштә ярты миллион хорват катнаша.

Бәйрәм Хорватия Югославия составыннан аерылып чыкканнан бирле гамәлдә. Элегрәк бу көн Югославия Республикасында 27 июльдә — Күтәрелеш көнендә — Сербиядәге беренче ату тавышы яңгыраган көнне искә алу буларак билгеләп үтелә.

Искәрмәләр

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү