Фатыйх Иксанов

театр актеры. филармония режиссёры

Иксанов Фатыйх Хәйрулла улы (1 сентябрь 193519 октябрь 1992) БАССР-ның атказанган сәнгать эшлеклесе (1986). Театр эшчёнлеге берлеге әгъзасы (1969).

Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
Туу датасы 1 сентябрь 1935(1935-09-01)
Туу урыны Тирәкле, Бакалдинский сельсовет[d], Архангель районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлем датасы 19 октябрь 1992(1992-10-19) (57 яшь)
Үлем урыны Уфа, Россия
Һөнәр төре режиссёр
Әлма-матер Русия театр сәнгате университеты[d]
Бүләкләр

Биографиясе үзгәртү

Иксанов Фатыйх Хәйрулла улы 1935 елның 1 сентябрендә Башкорт АССР-ының Архангель районы Тирәкле авылында туган[1]. Бала чактан халык музыкасын ярата, бии, күп кенә инструментларда уйнарга өйрәнә, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Халык талантларының район һәм җөмһүрият смотрларында җиңүче була[2]. Җиденче класны тәмамлагач, Фатыйх качып диярлек Уфадагы һөнәр училищесына, ягъни ФЗО га, укырга китә. Ары Фатих армия хезмәтенә чакырыла, Тын океан флотында кок булып хезмәт итә. Ял сәгатьләрендә "Матрос" биюен башкарып, иптәшләренең күңелен күтәрер була. Кайткач, белем алырга кәрәклеген аңлап, Уфа сәнгать техникумының театр бүлегенә укырга керә. Аны 1964 елда тәмамлый (Габдулла Гыйләжев курсы). Училищены уңышлы тәмамлаганнан соң, 1964 елда Фатыйх Хәйрулла улы Башкорт академия театры артисты булып эшли башлый. 1972 елдан Башкорт дәүләт филармониясе режиссеры булып эшли[2]. 1973 елда Мәскәүдә Театр сәнгате институтын (ГИТИС) тәмамлый (И.Г.Шаров курсы). "Каз өмәсе", "Язгы моңнар", "Көзге моңнар", "Яшь тавышлар" театрлаштырылган байрамдары һәм концертлары, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең иҗади кичәләре, 50‑нән артык интермедия, шулай ук башкорт телевидениесендә юмористик тапшырулар сценарийлары авторы һәм режиссеры[1]. Җөмһүрият тальян байрамның (Уфа, 1985-87) инициаторы һәм оештыручысы, "Ядкәр" фольклор ансамблен оештыручыларның берсе. Башкорт әдәбияты һәм сәнгате декадасында (1955), бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә (1985; икесе дә — Мәскәү) катнаша[1]. 1985 елда оста тальянчыларны бер мәйданга туплый һәм Республикада беренче тапкыр "Тальян байрамы" дип аталган бәйрәм оештыра. Аның бу башлангычын билгеле Заволокин да килеп карый һәм соңыннан Россия буенча “Уйна, гармун!” дигән тапшыру киң билгелек ала[3].

Иксанов Фатих Хәйрулла улы 1992 елның 19 октябрендә Уфада вафат була, туган авылында — Архангель районының Тирәкле авылында җирләнә[2].

Хәтер үзгәртү

  • 2004 елда Иксанов исемендәге призга "Моңга бай гармун бәйрәме" җөмһүрият гармун байрамы оештырыла.
  • Уфада Иксанов яшәгән йортка мемориаль тактаташ куела.
  • Туган авылында урамга Иксанов исеме бирелә[3].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

1986 елда Иксанов Фатих Хәйрулла улына Башкорт АССР-ның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелә.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү