Тамак төбендәге авыртуларны һәрвакытта ангина авыруы дип уйлау дөрес түгел. Аннан башка да тамак төбен авырттыручы унга якын чир бар. Ангина белән чагыштырганда, тамак төбендә ешрак ОРВИ (острая респираторная вирусная инфекция) чире йогынтысы күзәтелә. Ангина йоткылык ялкынсынудан (фарингит) да аерылып тора. Әгәр йоткылыкның арткы яки ян стенкасы борчыса, кызарып чыкса — бу йоткылык ялкынсынуы була. Шулай ук бу авыру вакытында да тамак төбендә авырту сизелә, ул кымырҗый, әрни, ризык йотканда борчый, кешене хәлсезлек чолгап ала, бераз гына температура күтәрелергә мөмкин. Ангина белән авырганда да, йоткан вакытта шуңа охшаш авыртулар сиздерә, тик ул , авырту көчлерәк, интектергеч, газаплырак була. Бу очракта аңкауның миндальсыман бизләренең (тамакның ике ян ягына урнашкан) икесе дә, йә уң яки сул яктагысы ялкынсына. Бу симптомнар белән табибка күренү яхшырак, чөнки ангина еш кына буыннар, йөрәк, бөерләрне зарарлый.

Фарингит
Сурәт
Саклык белгечлеге оториноларингология[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару cefaclor[d][1], cefditoren[d][1], Азитромицин[d][1][2], Цефуроксим[d][1], cefdinir[d][1], (E)-cefprozil[d][1], Цефалексин[d][1], Диритромицин[d][1], cefadroxil[d][1], Гвайфенезин[d][1], Кларитромицин[d][1][2], ceftibuten[d][1], cefpodoxime proxetil[d][1], Ибупрофен[2], levofloxacin hemihydrate[d][2], cefpodoxime[d][3], (E)-cefprozil[d][4], cefdinir[d][5], Бензидамин[d][6], dyclonine[d][7], cefaclor[d][8] һәм cefditoren pivoxil[d][9]
Анатомик урнашуы йоткылык
ICD-9-CM 462[10][11], 472[10][11] һәм 478.20[10][11]
ICPC 2 идентификаторы R72
NCI Thesaurus идентификаторы C34355[10], C26850[10] һәм C26851[10]
Чыганакка URL-сылтама sfomc.org/tonsilliit-mis-see-on-sumptomid-ja-ravi/
 Фарингит Викиҗыентыкта

Йоткылык авыруларга тиз бирешүчән органнарның берсе, ни өчен дигәндә, аның аркылы ризык, су, сулыш алганда һәм чыгарганда һава үтеп йөри, ә бу ризык, сыеклык, һава белән вируслар һәм бактерияләр «сәяхәт итә». Шуңа күрә бу участокта зарарлы микроорганизмнар өчен мөмкинлекләр бик зур. Борын аркылы сулыш алу авыр булганда, кеше еш кына авыз аша сулый башлый, шуның аркасында йоткылыкның арткы стенкасына йөкләнеш арта, нәтиҗәдә лайлалы тышча ялкынсына.

Шулай итеп йоткылыкта урынлы иммунитет көчсезләнә һәм аның лайлалы тышчасы «яклаучысыз» кала һәм организм ялкынсыну процессы белән көрәшә алмый. Мондый катлауланулар салкын вакытта, физик арыганлыктан һәм башка сәбәпләрдән барлыкка киләләр. Мәсәлән, туңдырма ашасагыз, салкын сөт эчсәгез, авыруны көтәргә генә кала.

Үтә көчле фарингитны вакытында һәм дөрес дәваламасаң, ул хроник формага күчәргә мөмкин.Әгәр фарингит көчле булмаса, аны мөстәкыйль рәвештә дәваларга да була. Соңгы елларда даруханәләрдә бик күп дәва чараларын рецептсыз сата башладылар. Хәтта кайберләрең конфет кебек итеп ясыйлар. Дөрестән дә алар шулай яхшымы икән? Конфет белән чагыштырганда, алар бик тәмле түгел, ә дару дисәк, тәэсирләре бик аз. Ул конфетлар тамак кытыклануын аз гына тынычландыра анысы, тик авыруны дәвалау өчен җитдирәк чаралар кирәк. Стрепсилс һәм Нео-ангин конфетлары дару итеп рәсми рәвештә теркәлгәннәр, аларда бактерияләрне үтерүче антисептик-матдәләр бар. Септолете, Фарингосепт һәм Фалиминт дражесы, Гексорал, Тантум Верде һәм башкалар шундый ук принципта чыгарылган. Аларның өстәмә тәэсире бактерияле инфекцияләр булганда, шулай ук ангина белән авырганда зыян китерми. Тик ОРВИ белән авырганда, бу дарулар күп очракта файдасыз булып чыга, чөнки вируслар антисептикларга сизгер түгел.

Тамак төбе авыртканда, еш кына ингаляцияләрдән файдаланалар. Мо­ның өчен мәсәлән, Эвкабал, Бронхикум яки Ментоклар дарулары кулай. Аларның составы охшаш, эвкалипт, тимьян, ылыслы агачларда, ментол, камфарада булган эфир майлары бар. Сулыш юлларына кергәч, бу дарулар какырыкны сыеклый һәм бактерияләр белән көрәшәләр.

Ә хәзер төп сорау: нинди даруларга өстенлек бирергә? Препаратларның актив матдәләре бер күләмдә булуга карамастан, спрейлар һәм ингаляция куллану файдалырак дип исәпләнә. Кайнар ингаляцияләр вакытында ментол һәм эфир майлары кирәкле урынга эләгә—тамак төбенең лайлалы тышчасы җылынгач, анда кан йөреше көчәя, шуңа күрә эфир майларының тәэсире дә күбрәк була.

Спрейлар кулланганда, икенче төрле механизм эшли, спрейның нигезен май тәшкил итә һәм ул тамак төбен юка гына элпә белән каплый. Шуның нәтиҗәсендә дәвалау компонентларының дозасы кирәкле вакытта, кирәкле урынга барып урнаша. Тик балаларны дәвалаганда бу ысулларны . бик сак кулланырга кирәк, чөнки алар тыныч кына утыра алмый, дару матдәләренең башка органнарга тәэсир итү куркынычы килеп туа.

Конфетларның эффекты зур булмаса да, өстенлекләре юк түгел — алар һәрвакыт кул астында һәм дәвалануга алдан хәзерләнүне таләп итмиләр.

Халык чараларын онытмаска кирәк, аларны кулланып, химик дарулар күләмен киметергә була. *Тамак төбен сода эремәсе белән чайкагыз. Ярты чәй кашыгы соданы зур стакандагы җылымса суда болгатып эретергә һәм тамакны шуның белән 2-3 сәгать саен чайкарга кирәк. Шунысын да искәртик: хроник фарингит булган очракта, тамак төбен сода эремәсе белән чайкарга киңәш ителми, чөнки ул лайлалы тышчаны корыта, хәлне тагын да катлауландыра. * Сыеклыкны күп эчегез. Сезнең организм аркылы никадәр күбрәк сыек­ лык узса, шуның кадәр яхшы. Авырган вакытта җыелган токсиннар сыеклык белән юылып чыгачак. Су, шифалы су, сок, морс, чәй эчәргә кирәк. Сыра һәм куас эчәргә ярамый (алар җылы булса да, тамак төбен ярсыта һәм авыртуны көчәйтә), мүк, нарат җиләгеннән, баланнан ясалган морслар бик файдалы. * Әче, борычлы ашамлыкларны онытып торыгыз. Кетчуплар, башка төр­ ле әче соуслар, тәмләткечләр, ашамлыклар йоткылыктагы ялкынсыну про­ цессын катлауландыралар. Мондый ризыклардан сарымсак чыгарма булып тора — салкын тигәндә, тамак төбе авыртканда, аны еш кулланырга ярый.

Дәваланыр өчен каклар (пастилка) һәм леденецлар сатып алып, акчагызны әрәм итмәгез, алар тамак төбендәге кытыклану-кымырҗуларны киметергә генә мөмкин, тик бер вакытта да савыктырмаслар.

Борын томаланганда, тамчылар белән бик мавыкмагыз, алар борын эченнән йоткылыкка агып төшеп, аның лайлалы тышчасын ярсыталар һәм ялкынсынуга китерәләр.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү