Йоткылык, бугаз, тамак (pharynx) – ул борын куышлыгы, авыз куышлыгы һәм бугаз арасында урнашкан киң мускуллы көпшә. Йоткылыкның өч өлеше бар –  борын, авыз һәм бугаз өлеше.

Йоткылык
Өлеш тамак[d] һәм югары сулыш юллары[d]
Кан килү ascending pharyngeal artery[d]
Кан китү pharyngeal plexus[d]
Идентификаторлар
TA A05.3.01.001
FMA 46688
Йоткылык
Артериаль чыганак ascending pharyngeal artery[d]
Веноз дренаж pharyngeal plexus[d]
Анатомик структурасының үсеше pharynx development[d]
Нәрсәгә тоташа гортань[d], кеше үңәче, полость носа[d] һәм авыз куышлыгы[d]
NCI Thesaurus идентификаторы C12425
 Йоткылык Викиҗыентыкта

Йоткылык чиге 

·      Өстә йоткылык баш сөяге нигезенә тоташкан (баш арты сөягенең базиләр өлешендә йоткылык калкулыгы алдында). Йоткылыкның өске тышчасы йоткылык гөмбәзе (fornix pharyngis) дип атала.

·      Йоткылык астан 6-7 муен умырткасы янында үңәчкә тоташа.

·      Арттан йоткылык умыртка алды фасциясе белән чикләшә (кара муен фасцияләре).

·      Алгы тышчасы юк диярлек, чөнки аннан йоткылык борын куышлыгы, авыз куышлыгы һәм бугаз белән тоташа.

·      Кырыйдан йоткылык чөйсыман сөякнең канатсыман үсентесенең медиаль пластинкасына тоташа.

·      Йоткылык яны аралыгы (spatium peripharyngeum) йоткылык артында һәм кырыенда урнашкан. Аны бүләләр:

o   Йоткылык арты аралыгы (spatium retropharyngeum);

o   Йоткылык яны кырый аралыгы (sparium lateropharyngeum).

Йоткылыкның борын өлеше (pars nasalis pharyngis)

·      Йоткылыкның өске өлеше, борын куышлыгы артында, аңкау пәрдәсенең аскы кырыеннан өстәрәк урнашкан.

·      Борын өлеше тышчасы йоткылык-базиләр фасциясе белән ясалган (кара «йоткылык тышчасы») һәм салынмый.

·      Алдан борын өлеше хоаналар ярдәмендә борын куышлыгы белән тоташа; төзелеше һәм функциясе ягыннан ул аның дәвамы булып тора.

·      Борын өлешенең һәрбер кырый ягында ишетү көпшәсенең йоткылык тишеге (ostium pharyngeum tubae auditivae) бар, ул йоткылыкны урта колак куышлыгы белән тоташтыра. Өстән һәм арттан ул тишек чыгып торган ишетү көпшәсе кимерчәге кырые белән ясалган көпшә валикы (torus tubarius) белән чикләнә.

·      Көпшә бадәмы (tonsilla tubaria) ишетү көпшәсе тишеге һәм йомшак аңкау арасында урнашкан.

·      Йоткылык бадәмы (tonsilla pharyngealis) йоткылыкның өске тышчасы арткысына күчкән урында урнашкан. 

Йоткылыкның авыз өлеше (pars oralis pharyngis)

·       Йоткылыкның урта өлеше, ул авыз куышлыгы белән тамак муены аша тоташа.

·       Бу өлештә сулыш алу һәм ашкайнату юлы кисешә.

Йоткылыкның бугаз өлеше (pars laryngea pharynges)

·       Йоткылыкның аскы өлеше, бугаз артында бугаз өслегенең өске кырыеннан алып йөзексыман кимерчәкнең аскы кырые арасында урнашкан.

·       Бугаз, йоткылыкның алгы тышчасына ятып, аны йоткылык куышлыгына киертә. Ул киертүнең кырыенда грушасыман кесә (recessus piriformis) ясала.

Йоткылык тышчасы

Йоткылык тышчасы түбәндәге катламлардан тора (эчтән тышка):

·       Лайлалы катлау (tunica mucosa). Борын өлешенең лайласы керфекле эпителий, аскы өлеше – күпкатламлы мөгезләнмәүче эпителий белән капланган. Лайлада бугаз бизләре (glandulae pharyngeales) бар.

·       Лайла асты нигезе (tela submucosa).

·       Йоткылык-базиләр фасциясы (fascia pharyngobasilaris). Ул фиброз пластинка, өске өлешендә юанрак.

·       Йоткылык мускуллары (musculi pharynges). Йоткылыкта ике төр мускуллар бар (рәс. 1.9) – буйлы (киңәйткечләр) и әйләнмә (констрикторлар).

o  Әйләнмә мускуллар катламы буйлыдан яхшырак үскән һәм өч  констриктордан тора - өске, урта һәм аскы (m. constrictor pharynges superior, medius, inferior). Өске констриктор чөйсыман сөякнең канатсыман үсентенең медиаль пластинкасыннан һәм тел тамырыннан башлана, урта – тел асты сөягенең мөгезләреннән башлана, аскы – бугазның йөзексыман һәм калкансыман кимерчәгеннән башлана. Аннан соң констрикторларның җепселләре артка таба бара һәм сул һәм уң як мускуллары артта урта сызыкта тоташып, йоткылык җөен (raphe pharyngis) ясый.

o  Буйлы мускуллар:

§  Без-йоткылык мускулы (m. stylopharyngeus) безсыман үсентедән башланып, йоткылык тышчасына таба бара. Йоткылыкны өскә һәм артка тарта.

§  Аңкау-йоткылык мускулы (кара «йомшак аңкау») һәм аның бәйләме – көпшә-йоткылык мускулы, ул ишетү көпшәсенең кимерчәк өлешеннән башлана, йоткылыкны өскә тарта.

·      Яңак-йоткылык фасциясы йоткылык констрикторларның тышкы өслеген каплый (кара «баш фасцияләре»).

Йоткылыкның лимфоид Вальдейер-Пирогов боҗрасы.

·       Боҗра йоткылык һәм тамак муены бадәмнары белән ясалган:

o  Уң һәм сул аңкау бадәмнары;

o  Уң һәм сул көпшә бадәмнары;

o  Йоткылык бадәмы;

o  Тел бадәмы.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.