Үңәч (oesophagus) – ул тар мускуллы көпшә, йоткылыктан азыкны ашказанына үткәрүен тәэмин итә.

Кеше үңәче
Өлеш Желудочно-кишечный тракт человека[d]
Урынлашу күкрәк куышлыгы[d][1]
Кан килү esophageal artery[d]
Кан китү esophageal veins[d]
Идентификаторлар
TA A05.4.01.001
FMA 7131
Кеше үңәче
Сурәт
Анатомик урнашуы күкрәк куышлыгы[d][1]
Артериаль чыганак esophageal artery[d]
Веноз дренаж esophageal veins[d]
Анатомик структурасының үсеше esophagus development[d]
Нәрсәгә тоташа йоткылык һәм кеше ашказаны
NCI Thesaurus идентификаторы C12389
 Кеше үңәче Викиҗыентыкта

·       Үңәчнең озынлыгы уртача 25 см, ул алгы-арты юнәлештә кысык, аралыгы азык үткәндә генә ачыла.

·       Үңәч бугазның йөзексыман кимерчәк биеклегендә (6-7 муен умырткасы) башланып, күкрәк куышлыгына умырткалык алдыннан төшә, 10 күкрәк умырткасы биеклегендә диафрагма аша үтә, һәм 11 күкрәк умырткасы биеклегендә ашказанга күчә.

·       Үңәчнең өч өлеше бар: муен өлеше (pars cervicalis), күкрәк өлеше (pars thoracica) һәм корсак өлеше (pars abdominalis).

·       Үңәч ике тапкыр сулга авыша -

o  Муен нигезендә;

o  Ашказанга күчкәндә.

·       Үңәч умыртканың күкрәк өлеше бөгелешләрен  сагитталь яссылыкта кабатлый.

Үңәч топографиясе

·      Үңәч алдыннан трахея, артта – умыртка алды фасциясе (кара «муен фасцияләре»), кырыйдан – тамырлар һәм нервлар уза.

·       4-5 күкрәк умырткасы биеклегендә үңәчнең алдына аорта дугасы, трахея бифуркациясы һәм трахеядан китүче төп сул бронх ята.

·      Үңәчнең корсак өлешендә сулда талак, уңнан һәм алда – бавыр

·      Үңәчнең тараюы

Үңәчнең өч тар урыны бар.

·       Йоткылык белән тоташкан урында (ашкайнату көпшәсенең иң тар урыны).

·       Бронх-аорталь тараю (constrictio bronchoaortica) – аорта дугасы һәм төп сул бронх кисешкән урында.

·       Диафрагмаль тараю (constrictio diaphragmatica) – диафрагма аша үткән урында.

Үңәч тышчасы

·       Лайлалы катлауда үңәч бизләре (glandulae oesophageae) бар.

·       Лайла асты катлавы.

·       Мускуллы катлауның (tunica muscularis) ике катламы бар:

o  Тышкы буйлы;

o  Эчке әйләнмәле.

Үңәчнең өске өлеше сөлтәр мускуллардан, ә ашказанына таба сызыклы мускуллы җепселләр шома мускуллар белән алыштырыла.

·       Адвентиция (tunica adventitis) муен һәм күкрәк өлешендә.

·       Сүл асты нигезе (tela subserosa) һәм сүлле катлам (tunica serosa) үңәчнең корсак өлешен каплый.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.
  1. 1,0 1,1 McGuinness H. Anatomy & Physiology: Therapy Basics 4th EditionISBN 978-1-4441-0923-8