Фагот (Коровьев)
Фагот, шулай ук Коровьев - Михаил Булгаковның "Мастер һәм Маргарита" романында персонаж, Воланд иярченнәренең берсе
Фагот яки Коровьев | |
Язучы: | Михаил Булгаков |
Әсәрләр: | Мастер һәм Маргарита |
Раса: | шайтан |
Тасвирлама
үзгәртүФаготның буе бер сажин тирәсе, ләкин җилкәсе нечкә, ул коточкыч ябык. Мыеклары тавык каурыйлары кебек; күзләре бәләкәй, ироник һәм ярым исерек. Ул жокей картузы, шакмаклы пинҗәк, шулай ук шакмаклы чалбар кигән.
Фагот-Коровьев - шайтан, "кара магия" кулланылган күп бүлекләрнең катнашучысы.
Фагот гадәттә Воланд үзе башкарырга теләмәгән гамәлләрне - явызлык, җәза бирү, хәтта яхшы эшләрне үти.
Чын сыйфатында исә Фагот караңгы һәм елмаймый торган йөзле караңгы-шәмәхә ритсер. Шайтан-гаер сыйфатында эшләргә мәҗбүр булуы аның кайчандыр әйткән яктылык һәм караңгылык турында бик уңышсыз каламбурына бәйле.