Урманга бару (уен)

Урманга барутатар халык уены, балаларның физик үсешен тәэмин итәргә ярдәм итүче уен.

Урманга бару

уйнаучы татар баласы
Таралышы

татар халкы арасында

Килеп чыгышы

халык

Уенчылар саны

чикләнмәгән

Уйнаучылар яше

чикләнмәгән

Уйнау озынлыгы

чикләнмәгән

Активлык

югары

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Уйнау тәртибе үзгәртү

Балалар, бер-бер артлы тезелеп басалар. Марш астында атлап баралар. Урманга килеп кергәч, лирик көй тыңлана. Балалар таралышып, салмак хәрәкәтләр ясап, җиләк җыялар, җырлыйлар:

Тиз-тиз итеп савытыма

Эре җиләкләр җыям.

Аларны йә киптерәм,

Йә татлы каклар коям.

Монда җиләк күп икән,

Аю-бүре юк микән?

Соңгы юлны әйтүгә, “аю” белән “бүре” килеп чыга да балаларны куа башлый. Уен шулай алга таба дәвам итә.

Чыганаклар үзгәртү

  • Бакиров М.Х. Татар фольклоры: Югары уку йор йортлары өчен д-лек. – Казан: Мәгариф, 2008. – 359 б.
  • Сәйфулина Ф.С., Җамалиева Л.Ф. Татар халык авыз иҗаты: уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: Отечество, 2013. – 226 б.
  • Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф. 2005. – 383 б.

Әдәбият үзгәртү

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. - Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.

Тышкы сылтамалар үзгәртү