Әхмәт Уразаев-Кормаши
шагыйрь, романтик сюжетлы, көйле "Бүз егет" һәм "Тахир илә Зөһрә" поэмалары авторы
(Уразаев-Кормаши Әхмәт битеннән юнәлтелде)
Әхмәт Уразаев-Кормаши (1855-1883) – шагыйрь, романтик сюжетлы, көйле "Бүз егет" һәм "Таһир илә Зөһрә" поэмалары авторы.
Уразаев Кормаши Әхмәт | |
---|---|
Туган телдә исем | Әхмәт Мөхәммәтзариф улы Уразаев |
Туган | 1855 Курган өлкәсе Звериноголовское |
Үлгән | 1883 Кызылъяр, Акмола өлкәсе, Дала генерал-губернаторлыгы[d], Россия империясе |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Россия империясе |
Һөнәре | шагыйрь |
Биография
үзгәртүБабасы Минзәлә кантоны Иске Кормаш авылында имам була. Атасы Курган өлкәсе Звериноголовское шәһәрендә төпләнә. Кормаши шунда туса да туганнары янына – Иске Кормашка кайтып йөри. Тәхәллүсе шуңа бәйле. Бик яшьли вафат була.
Басылган әсәрләре:
үзгәртү- "Бүз егет".Казан.1874.
- "Таһир илә Зүһрә" 1876.Казан.
Бу ике китап та бик күп тапкыр басылганнар. Казан федераль (Идел буе) университетының китапханәсендә "Бүз егет"нең – 19, "Таһир илә Зөһрә"нең 13 басмасы саклана.
Чыганак
үзгәртү- Гайнуллин М. Татар әдәбияты. 18 йөз:дәреслек хрестоматия. — Казан:ТаТКНигоиздат, 1957. — 284-339 бит.
- Гайнетдинов М. Әхмәт Уразаев-Кормаши//Татар әдәбияты тарихы. — 2т. — Казан:ТКН., 1985. — 431-440 бит.
- Татар поэзиясе антологиясе. — Казан:ТКН.,1992. — 360-364 бит.