Упанаяна (Санскрит телендә:उपनयन, IAST:upanayana — «кабул итү», «кереш», «тәкъдим итү») — Һинд дине (Санскрит телендә:उपवीत, IAST:upavīta) изге бавын кабул итү йоласы, аның барышында өч иң югары варна (брахманнар, кшатрийлар яки вайшьялар) әгъзасы булган яшь кешене өч иң олы варналарның әгъзасы булган яшь кешене рәсми рәвештә Веда өйрәнүгә кабул итәләр. Упанаяна йоласы балачак бетүен һәм яшүсмернең өч иң олы варналарның берсенә кабул ителүен билгели[1]. Упанаяна Дхарма-шастраларда күрсәтелгән һәм Грихья-сутраларда аңлатылган уналты самскараларның берсе булып тора. Упанаяна йоласы брахманнар варнасыннан малай өчен кимендә туганнан 7-енче яшендә, кшатрийлар варанасыннан малай өчен 13 яшендә һәм вайшьялар варнасыннан малай өчен — 17 яшендә ителә. Бу йоланы башкару бар өч иң югары варна вәкилләре өчен мәҗбүри дип санала. Элек Һиндстанда кабул ителмәгән кагылмас ителгән булган һәм аның белән нинди дә булса әңгәмә тыелган булган. Упанаяна йоласы икенче рухи тумыш дип санала [1] һәм кабул ителгәнгә яңа исем кушу белән беррәттән барган. Ул малайның Һинд диненең тормышының дүрт баскычларының беренчесенә — (брахмачари) өйрәнчеге стадиясенә керүен билгели. Упанаяна церемониясе катлаулы булып тора һәм еш бер генә түгел көн алып тора һәм чистару йолалары, планеталарга баш ию, ритуаль чәч алудан, һ.б. - дан тора.[1]

Билгеләмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 1,2 Кон И. С., Решетов А. М. Этнография детства: традиционные формы воспитания детей и подростков у народов Южной и Юго-Восточной Азии / Институт этнологии и антропологии им. Н. Н. Миклухо-Маклая РАН. — Наука. — С. 170. — 188 с. — ISBN 5020167487.