Умаркот Шив Мандир

25°21′41″ т. к. 69°44′37″ кч. о.HGЯO Умаркот Шив Мандир (Урду телендә:شِو مندِر) ул Пакистанда, Синдхта, Рана Җаһангир Готһ янында урнашкан Һинд дине гыйбадәтханәсе.[1] Бу гыйбадәтханә мөгаен Синдхта иң борынгы булып тора. Гыйбадәтханә Синдхта иң изге Һинд дине урыны булып тора.[2]

Шив Мандир (شِو مندِر), Пакистан, Синдх, Умаркот районы. Идарә оешмасы:Пакистан Һинд дине Шурасы. Веб-сайт: http://www.pakistanhinducouncil.org/.

Әһәмияте үзгәртү

Бу гыйбадәтханә түбән Синдхта яшәүче Һинд дине тарафлары арасында илаһи һәм изге булып тора. Ул шулай ук аларның бәлаләрендә дини сәфәр кылучылар сыену урыны тәэмин итә.

Илаһ үзгәртү

Гыйбадәтханәдә мәһабәт Шив Лингам бар, ул чынлап та бөтен дөньяда иң яхшы булып тора. Риваятьтә әйтелгәнчә Лингам үзеннән үзе үсүен дәвам итә һәм биредә яшәүчеләр үсешне ачык күрү өчен тамгалар куйганнар.

Бәйрәм үзгәртү

 

Махашиваратрида һәр елны гаять зур өч көнлек фестиваль була. Махашиваратрида түбән һәм олы Синдхтан күп дини сәфәр кылучылар килә һәм бәйрәм вакыты дәверендә өч көнгә калалар. Ул илдә иң зур дини фестивальләрнең берсе булып тора. Аңа якынча 250 000 кеше килә. Бөтен финансларны Пакистан Һинду Панчаят түли.[2]

Тарихы үзгәртү

Риваятьтә әйтелгәнчә меңнәрчә ел элек бер кеше биредә күп яшел чирәм булган урыннарда сыерлар көтү көткән. Әмма соңыннан ул сыерларның берсе каядыр барып якындагы Лингамга сөт бирүен күргән. Кеше сыерны күзәткән һәм аның сәер тотышын караган. Соңыннан бу урынга кешеләр килеп тикшереп бу Шив Лингам дип нәтиҗә ясаганнар. Шулай итеп Шив Мандир төзелгән булган.

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Tharparkar famine: Feeding the soul, Tribune (30 March 2014). 20 октябрь 2014 тикшерелде.
  2. 2,0 2,1 https://www.dawn.com/news/1392074