Уку Сувисте (эст. Uku Suviste; 1982 елның 6 июне, Выру, Эстон ССР, ССРБ) — эстон поп-җырчысы, пианист һәм музыкаль продюсер. «Евровидение-2021» җыр бәйгесендә Эстония вәкиле[1].

Уку Сувисте
Туган телдә исем эст. Uku Suviste
Туган 6 июнь 1982(1982-06-06) (41 яшь)
Выру, Эстон Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  Эстония
Әлма-матер Tallinn School No. 21[d]
Һөнәре музыкачы, пианист, җырчы, музыка продюсеры
Ата-ана

 Уку Сувисте Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Уку 21 нче Таллинн музыка мәктәбендә укый. 1997 елда фортепиано классы буенча музыка мәктәбен тәмамлый. Җиңел атлетика һәм теннис уены белән шөгыльләнә. Армиядә Таллинн Бердәм батальоны бүлекчәсендә хезмәт итә.

Система администраторы белгечлеге буенча Эстон мәгълүмати технологияләр көллиятен тәмамлый. Георг Отс исемендәге Таллинн музыка училищесында эстрада-джаз җырлау кафедрасында укый.

Карьера үзгәртү

2005 елда Уку «Kaks takti ette» яшь башкаручылар конкурсында өченче урынны ала. Шул ук елны үзе продюссер буларак «It’s Christmas Time» исемле беренче альбомын чыгара[2].

2006 ел дәвамында ул Lamen ритм-энд-блюз төркемендә икенче вокалист була һәм клавишаларда уйный.

2010 елда Уку «Новая волна» халыкара яшь башкаручылар конкурсында өченче урынны ала[3].

2012 елда Эстония кораллы көчләре һәм Эстония оборона министрлыгы ярдәме белән «Võitmatu» җырына видеоклип чыга. Музыкаль клип Әфганстанда хезмәт иткән барлык хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә багышланган була. Видеода Эстония диск ыргытучысы, олимпия чемпионы Герд Кантер һәм америка спринтеры һәм 100 метрга йөгерүдә олимпия чемпионы Джастин Гэтлин катнаша[4].

2014 елда Уку «Su nägu kõlab tuttavalt» пародия тамашасында катнаша («Бергә бер!» тапшыруының Эстония версиясендә).

2018 елда «Голос» программасының җиденче сезонында катнаша, Ани Лорак(рус.) командасына эләгә һәм ярымфиналга барып җитә[5][6][7].

2020 елда Эстонияне «What Love Is» җыры белән «Евровидение»дә тәкъдим итәргә тиеш була[8], әмма бәйге COVID-19 пандемиясе аркасында гамәлдән чыгарыла[9].

2021 елда Уку Сувисте янә Eesti Laul милли сайлап алуында катнашу мөмкинлегенә ия була, нәтиҗәдә, Эстония вәкиле итеп «The Lucky One» җыры белән «Евровидение 2021» конкурсына сайлана[10]. 20 майда бәйгенең икенче ярымфиналында катнаша, әмма финал өлешенә чыга алмый.

Дискография үзгәртү

Сингллар үзгәртү

  • «It’s Christmas Time» / «Раштуа вакыты» (2005)
  • «See on nii hea» / «Бу бик яхшы» (2008)
  • «Love of my life» (feat. Grace Taylor) / «Минем тормыш мәхәббәтем» (2009)
  • «Sind otsides» / «Сине эзлим» (2009)
  • «Saatanlik naine» / «Иблис хатын-кыз» (2009)
  • «Show me the love» / «Миңа мәхәббәт күрсәт» (2010)
  • «Сине эзлим» (2010)
  • «Jagatud öö» / «Уртак төн» (2011)
  • «Võitmatu» / «Җиңелмәс» (2012)
  • «Valge lumi» / «Ак кар» (2013) Анжелика Агурбаш(рус.) белән.
  • «I wanna be the one» / «Мин үзем генә булырга телим» (2014)
  • «Believe» / «Ышанырга» (2015)

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү