Шөет буларак та билгеле (лат. Anéthum) бу үсемлектә каротин, күмерсулар, эфир майлары, флавоноидлар, фи­тонцидлар, минераль матдәләр (кальций, тимер, калий, фосфор), С, Р, В1 В2, РР витаминнары мул. Аның яфракларын һәм сабакларын сидек кудыру чарасы итеп, кан басымы югары булганда һәм йокысызлыктан интеккәндә кулланалар. Орлыклары — бавыр һәм ашкайнату әгъзалары, сулыш юлла­ ры (какырык чыгару өчен) авырганда файдалы. Күзләр арыганда, тиредә эренле яра барлыкка килгәндә яфракларыннан примочкалар ясыйлар. Укроп төнәтмәсе эч кипкәндә, хроник эчәк ялкынсынуы булганда ярдәм итә. Корсак куышлыгыннан газлар китүгә булыша.

Укроп
Сурәт
Халыкара фәнни исем Anethum graveolens L., 1753[1]
Таксономик ранг төр[1]
Югарырак таксон Anethum[d][1]
Таксонның халык атамасы llysiau‘r gwewyr[2], dill[3], Dille[4], kopr vonný[5], maustetilli[6] һәм 莳萝[7]
Нәрсәнең чыганагы укропное масло[d], масло из семян укропа[d] һәм укроп[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=3412[8]
Commons-logo.svg Укроп Викиҗыентыкта

Укроп актив рәвештә үтне кудыра. Ашказаны согы ясалуны көчәйтә. Аның төнәтмәсе кан тамырларын киңәйтә, басымны төшерә. Ул эчәклекнең киеренкелеген киметә. Укроп сөт бизенең эшчәнлеген көчәйтә. Бала имезүче һәм әни булырга й җыенган хатын-кызларга укроп төнәтмәсе эчү файдалы. Төнәтмә ясау өчен 1 аш кашыгы укроп орлыгына 1 стакан кайнар су салып, 2 сәгать тотарга кирәк. Сөзеп, кечкенә йотым белән, авыз эчендә бераз тотып, көненә 21 тапкыр яртышар стакан эчәргә. Элекке заманда укропны һәм аның орлыкларыннан ясалган төнәтмәне нерв киеренкелеге вакытында тынычландыру чарасы итеп кулланганнар. Моннан башка бу үлән баш авыртуын басу һәм кан тамырларын ныгыту өчен кулланылган. Хәтердә тотыгыз: кан басымы түбән булган кешеләргә укропны кул­ ланырга ярамый.

ИскәрмәләрҮзгәртү