Ще не вмерла України
тат. Украина, үлмәгән әле
Сүзләрнең авторы Павло Чубыньски[d]
Композиторы Мыхайло Вербыцки[d]
Дәүләт Украина Украина

Михаил Вербицкий, рухани, гимн музыкасы авторы
Чубинский, Павел Платонович, гимн сүзләре авторы

Гимнның тарихы үзгәртү

Украина гимны — Украинаның дәүләт символы. "Ще не вмерла України..." композициясе (тат. Украинаның үлмәгән әле...).
Украина гимнының тарихы 1862 елның көзендә башлана. Украин этнографы, фольклорчысы һәм шагыйре Павел Чубинский (укр. Павло Чубинський) “Ще не вмерла Україна” (Украина үлмәгән әле) шигырен яза. Бу теманы Чубинский күптәннән бирле күңелендә йөрткәндер, күрәсең. Шигырь текстында Польша халкының музыкаль символы булган “Домбровский маршы”ның йогынтысы аермачык сизелеп тора. Аның тексты “Jeszcze Polska nie zginęła” (Польша үлмәгән әле) сүзләре белән башлана. XIX гасырның икенче яртысында әлеге гимн азатлык өчен көрәшүче славян халыкларында бик популяр була. Әйтик, словак шагыйре Само Томашек “Домбровский маршы” көенә “Әй, славяннар” шигырен яза, һәм бу әсәр соңрак... Югославия дәүләт гимнының тексты булып китә. Болгар шагыйре Шуми Марица да шуңа охшатып бер шигырь яза, аның сүзләре 1886—1944 елларда Болгария гимны булып тора.

Ләкин “Украина үлмәгән әле” шигыренең кисәк кенә, бер утыруда язылуына Киев громадасы әһелләре үткәргән бер сый мәҗлесендәге хәлләр сәбәп була. Шактый гына кәгеп алган ир-егетләр серб халкының хор башкара торган бер җырын сузалар. Аңарда шундый сүзләр була: “Йөрәк тибә һәм кан саркый азатлыгыбыз өчен...”

Чубинскийга бу җыр бик ошый. Ул, беркемгә бер сүз әйтмичә, мәҗлестән чыгып китә, һәм күпмедер вакыт үткәч кире әйләнеп кайтып, үзе язган „Ще не вмерла Україна“ шигырен укый. Мәҗлестәшләр аны шунда ук өйрәнәләр һәм серб көенә җырлап та җибәрәләр.

Яңа әсәр тиз арада популяр җыр булып китә. Алай гына да түгел, ул “Гомумукраина громадасы” дигән иҗтимагый оешманың барлыкка килүенә дә сәбәп була. “Держать и не пущать!” сәясәтен алга сөргән патша хакимиятен куандыра торган нәрсә түгел инде бу.

Озакламый жандармнар башлыгы кенәз Долгоруков Чубинскийны, “гади халыкның аңына зарарлы йогынты ясаган өчен”, Архангел губернасына сөргенгә җибәрә.

Чубинский шигыре 1863 елда Львовта нәшер ителә торган «Українська Мета» журналында басылып чыга. Аның йогынтысыннан дини руханилар да читтә калмый. Шуларның берсе Михаил Вербицкий (укр. Михайло Вербицький) — шул замандагы танылган композитор да — Павел Чубинский шигыреннән рухланып, бүген кулланыла торган гимнның музыкасын яза. Аның ноталары 1865 елда нәшер ителә. 1917—1920 елларда “Ще не вмерла Україна” гимн буларак кулланыла.

1992 елның 15 гыйнварында Украинаның Югары Радасы гимнның Михаил Вербицкий язган музыкаль редакциясен раслый. Ниһаять, 2003 елның 6 мартында президент Леонид Кучма тәкъдиме белән гимнның бүген кулланыла торган тексты да кабул ителә. Павел Чубинский язган шигырьнең өч куплетыннан беренчесе генә кала, аңарда берничә сүз үзгәртелә. Калган икесе “запаска китә”.

Текстлар үзгәртү

Украин телендә Татар телендә
Ще не вмерла України і слава, і воля,
Ще нам, браття українцi, усміхнеться доля.
Згинуть наші вороженьки, як роса на сонці.
Запануєм i ми, браття, у своїй сторонці.
Душу й тіло ми положим за нашу свободу,
І покажем, що ми, браття, козацького роду.
Бар әле Украинаның ихтыяры һәм даны,
Язмыш ярлыкар әле без украин туганнарны.
Кояш нуры төшкән чыктай, юк булырлар дошманнар,
Туган ягыбызда без дә булырбыз әле паннар.
Азатлыгыбыз хакына булсын җан һәм тән фида,
Көч-куәтне күрсәтербез казак нәселе рухында.
 Беренчел текстның соңгы ике куплеты хәзер кулланылмый
Станем, браття, в бій кривавий, від Сяну до Дону,
В ріднім краю панувати не дамо нікому,
Чорне море ще всміхнеться, дід-Дніпро зрадіє,
Ще у нашій Україні — доленька наспіє.
Душу, тіло ми положим за нашу свободу,
І покажем, що ми, браття, козацького роду.
А завзяття, праця щира свого ще докаже,
Ще ся волі в Україні піснь гучна розляже,
За Карпати відіб'ється, згомонить степами,
України слава стане поміж ворогами.
Душу й тіло ми положим за нашу свободу
І покажем, що ми, браття, козацького роду.

Украина татарлары сугышка кадәр дәүләт һимнын болай тәрҗемә итеп җырлыйлар иде:
И данлыклы, и ирекле Украина илебез,
Елмаеп карап торабыз, язмышларыбыз тигез.
Дошманнарыбыз кояшта чык сыман югалырлар,
Туганнар кебек яшәрләр илебездә халыклар.
Җаныбыз-тәнебез фида — кадерле ирегебез,
Казак нәселе куәтен дөньяга күрсәтербез.