Уклаулы татар халык уены.

Уклаулы
Уенчылар саны
Уйнау урыны
өй

Уйнау тәртибе үзгәртү

Бу уен авыл өйләрендә уйнала.

Уйнаучылар урындыкларга түгәрәкләнеп утыралар. Бер көлдерүче сайланып куела. Ул кулындагы уклау белән түгәрәктәйләрнең берсенә «тс-с-с» дип китереп төртә. Әгәр бу уйнаучы өч мәртәбә төрткәндә дә көлмәсә, икенчеләргә китә. Әгәр көлсә, ул «көлдерүче» булып кала. Уен шул рәвешчә дәвам итә.

Чыганаклар үзгәртү

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.