Тәтеш балык тоту тарихы музее

Викибирелмәләрнең буш элементы

Тәтеш балык тоту тарихы музее - Татарстанның Тәтеш шәһәрендә урнашкан Тәтеш төбәге тарихы музее филиалы, Рәсәйдә бу темага караган бердәнбер мәдәни-белем бирү үзәге.

Тәтеш балык тоту тарихы музее
Нигезләү датасы 1 сентябрь 2018
Урын 422370 ТР, Тәтеш, Свердлов ур., 63

Тарихы үзгәртү

Музейның барлыкка килүе 1921 елда Иделдә җирле балыкчылар тарафыннан 960 килограммлы кырпы балыгын тотуга бәйле. Балыкның үзен ашап бетерәләр, тик балыкчылар бригадасының, кырпыны өч агач мичкә өстенә куеп, аның янында төшкән фотосурәте истәлеккә кала.
Төбәк музее хезмәткәрләре 2013 елда шуның нигезендә "Җанландырылган фотосурәт" проектын булдырып, шәһәр территорияләрен төзекләндерүгә юнәлдерелгән халык социаль проектлары конкурсына тәкъдим итәләр. Отылган ярты миллион сум грант акчасының бер өлеше булачак музейның төп экспозициясе урнаштырылачак Полосухин йортының фасадын торгызу һәм түбәсен ремонтлауга китә, икенче өлеше бу йорт янында тарихи балыкның биш метрлы бакыр һәйкәлен булдыруга («Стаун» предприятиесе коючылары ясый, скульптура авторы – Фәнил Вәлиуллин) тотыла.
2015 елда "Идел буенда елга янында яшәгән балыкчылар" проекты белән, Россия Федерациясенең «Мәдәниятне һәм туризмны үстерү» дәүләт программасының «Мирас» һәм «Сәнгать» подпрограммалары кысаларындагы кече шәһәрләрнең мәдәният һәм туризм үзәкләре конкурсында катнашып, отылган 18 миллион сумлык грант акчасына музей төзелеп бетә. 2018 елның 1 нче сентябрендә ачыла.

Экспонатлар үзгәртү

Балык тоту тарихы музее комплексына 1) төп экспозиция урнашкан XIX гасыр азагы архитектура һәйкәле булган төп бина, 2)«Чуртан кушуы буенча» хәрчүәнәсе, 3) интерактив мәйданчыклар ("Балыкчы йорты", "Балык хуҗалыгы", "Балык тоту остаханәсе", "Балык табыны", "Тәтештән истәлеккә", кораб-беседкалы сулык) керә.

Музей экспозициясе башлыча чын экспонатлардан төзелгән. Барлыгы 3 меңнән артык экспонаты бар Алар арасынды безнең эрага кадәр 100-200 миллион ел элек планетабызда яшәгән кешеләрнең җәсәдләре – аммонитлар, белемнитлар, ихтиозавр скелеты һәм башкалар. Макет композицияләре Тәтешнең барлыкка килүен күрсәтә, бурлаклар чорына чумарга һәм аларның авыр хезмәтен тоярга мөмкинлек бирә.

Экскурсияләр үзгәртү

"Борынгыдан бүгенге көнгә кадәр";

«Идел буенда елга янында яшәгән балыкчылар» интерактив театральләштерелгән экскурсион программа.

Чыганаклар үзгәртү

http://rt-online.ru/p-rubr-kult-10119862/ 2021 елның 28 гыйнвар көнендә архивланган.

https://tatcenter.ru/news/v-tetyushah-otkryli-pamyatnik-pyatimetrovoj-beluge-foto/

https://www.culture.ru/institutes/45494/muzei-istorii-rybolovstva

https://tetushi.tatarstan.ru/muzey-istorii-ribolovstva.htm 2021 елның 29 гыйнвар көнендә архивланган.